90 СЕЗОН

Яңалыклар

Зөлфия Зарипованың 55 яшьлек юбилей кичәсе узды

20 гыйнвар 18:30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Зариповага 55 яшь туу уңаеннан “Дөнья матур, дөнья киң!” юбилей кичәсен тәкъдим итте.

Театр әһелләре берлеге исеменнән Майя Николаевна Швецова юбилярга саулык-сәламәтлек, киләчәктә иҗади уңышлар теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәскәүдә 4 ел бергә укыган курсташлары: Ренат Әюпов, Илсөя Төхвәтуллина, Мәрьям Йосыпова, Айрат Арсланов, Илдус Габдрахманов, Раушан Шәриф һ.б. – юбилярны тәбрикләп, махсус багышланган шигырь укыдылар.

Шулай ук, кичәдә Камал театры артистлары Әзһәр Шакиров, Әсхәт Хисмәтов, Дания Нурлы, Кариев театры исеменнән театрның баш режиссёры Ренат Әюпов һәм артистка Рәмзия Закирҗанова, этногроф Абдулла Дубин кебек күренекле шәхесләр юбиляр белән бәйле хатирәләрне яңарттылар.

Әлбәттә, юбилярны үзенең туган коллективы да кайнар котлады – театрның баш режиссёры Туфан Имаметдинов Рәхмәт хаты тапшырды, труппа кичәне күмәк җыр белән тәмамлады.

Чараны режиссер Резеда Гарипова ток-шоу форматындагы әңгәмә концепциясендә эшләде: Резедә Сәләхова юбиляр белән әңгәмә алып барды,  Ләлә Миңнуллина һәм Зөфәр Харисов Зөлфия Зарипованың труппага ничек килүе, аның нинди артистка булуы хакында сөйләде, “юбиляр кебек үк уникаль” артистлар Илүсә Хуҗина һәм Гауга төркеме сәхнәне үз җырлары белән музыкальләштерде.

Зөлфия Зарипованың Илдус Габдрахманов белән Чарльстон биюен башкаруы тамашачы күңеленә аеруча хуш килде.