90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов Илгиз Зәйниев пьесасын куя башлый (Автор — Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак — «Татар-информ)

Тинчурин театры планлаштырылган спектакльләрен барысын да куячак, бары тик вакыты гына чигерелә. Бүген Тинчурин театр җитәкчелеге матбугат конференциясендә бу сезонда театрның эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм алдагы планнары белән уртаклашты.

«Бу сезон үзенчәлекле булды — төрле режиссерлар эшләде. Дүрт спектакль чыгара алдык. Дүртенчесе — „Карурман“ куелып бетү белән пандемия башланды. Чираттагы спектакль 18 июньдә чыгарга тиеш иде», — диде тетар директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Чираттагы спектакль — Илгиз Зәйниевның «Полиционер» комедиясе. Аны Туфан Имаметдинов куя. Рольләр бүленгән, әсәрне онлайн укулар башланган. Чикләүләр аркасында премьера көзгә күчерелгән — ул сентябрьдә көтелә.

Ноябрь аенда театрда Диана Сафарова Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча «Асыл кош» мюзиклын чыгарыр дип көтелә. Сентябрьдә булырга тиешле соңракка күчерелгән.

«Ноябрьдән спектакль куярга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевны көтә идек. Аның вакыты күчерелерме — әле сөйләшеп бетерәсе бар», — ди Фәнис Мөсәгыйтов.

Хәзерге вакытта Тинчурин театры артистлары җәйге ялга китте. Алар 2 июльдә ялдан чыгачак һәм репетицияләрне дәвам итәчәк.

Автор — Рузилә Мөхәммәтова;

Фотограф — Салават Камалетдинов;
Чыганак — «Татар-информ»,  https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-05-2020/tinchurin-teatrynda-tufan-imametdinov-ilgiz-z-yniev-piesasyn-kuya-bashlyy-5745414