90 СЕЗОН

Интересные истории

«Мин бит попугай түгел!»

Күренекле артист Наил Шәйхетдиновның оныгы Сөмбел, бабасына охшап, бик бәләкәйдән җор телле була. Өстәвенә үзе өйдә дөбер-шатыр йөгерергә яраткан.
Шулай бервакыт төнлә шаулап-гөрләп йөгереп йөргәндә аскы каттан күршеләре менгән.
–Сөмбел, акыллым, йөгермә инде, төн бит. Йокларга комачаулыйсың, – дигән күршеләре тыныч кына.
Шунда кызчык:
–Мин бит попугай түгел, очып йөри алмыйм! – дигән дә йөгерүен дәвам иткән.
Бар да телсез калган.