90 СЕЗОН

Интересные истории

«Балам»ны алып килдем

Тинчурин театрында нәниләр өчен «Менә сиңа куш кулым» бәби спектакле куелды. Тамашаның премьерасын карарга дип матбугат бүлегендә эшләүче танылган шәхесләр — Татарстанның атказанган артистлары Шамил Фәрхетдинов белән Илсур Мортаза да төшәләр. Мортаза арттарак кала. Шамилне күреп директор урынбасары Марсель Шакиров: «Пустышкаң кайда, бәбиләр спектакле карарга җыенасың бит!» дип шаяртта. Шамил исә югалып калмый: «Мин бит үзем өчен түгел, әнә, баламны алып килдем!» – дип артта елмаеп басып торган Мортазага ишарәли.