90 СЕЗОН

Новости

87 нче сезон ябылды: нәтиҗәләр!

Кадерле дуслар! К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 87 нче театр сезонын тантаналы рәвештә япты. Кызыклы, төрле мәдәни вакыйгаларга бай сезоныбыз 2020 нче елның 20 нче августында татар театры тарихында олылар өчен беренче фэнтези — “Карурман” спектакле белән ачылган иде.
Сезон дәвамында театрыбыз биш премьера тәкъдим итте. “Полиционер”, “Сәйдәш. Йокысызлык”, “Утка очкан күбәләктәй…”, “Шах…Мат!”, “Галәм. Әгъләм” спектакльләре театрыбыз репертуарында үз урынын тапты. Кабатланмас иҗаты белән тамашачылар күңелен яулаган Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гарәпшина 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук бу сезонда сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе Г.Камал һәм К.Тинчурин әсәрләре буенча “Серле тартма” спектаклен чыгарды.
Шунысы куанычлы: бу сезонда күптәнге хыялыбыз да чынга ашты. Халыкара театр көнендә, Кәрим Тинчурин паркында үлемсез иҗаты аша халыкка хезмәт иткән бөек шәхес Кәрим Гали улы Тинчуринга бюст ачылды. Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, күренекле әдипнең иҗатын сөюче күпсанлы тамашачылар әлеге истәлекле вакыйганың шаһитләре булды.
К.Тинчурин театры кыю һәм максатчан проектлары белән дә дан тота. Бу сезонда да театрыбызда ике зур проект: театр сәнгатен яктыртучы журналистларны барлау һәм үстерү йөзеннән — “Театр журналистлары клубы” һәм татар телендә иҗат итүче милли драматургларыбызны театраль мәйданга тарту максатыннан — Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары барлыкка килде. Әлеге проектлар, башка бик күп проектлар кебек үк, театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча тормышка ашырылды.
Бу сезон бик күп хезмәткәрләребез өчен аеруча истәлекле булды. Күпъеллык намуслы хезмәтләре һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен, Татарстанның халык артисткалары Зөләйха Хәкимҗанова белән Резедә Төхфәтуллинага «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре тапшырылды; директор урынбасарлары Марсель Рүзил улы Шакиров белән Илфат Хисаметдин улы Фәхертдиновлар «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә; театрыбызның баш дирижёры Ильяс Камал М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты дәрәҗәсенә лаек булды; театрыбыз артистларына Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы Вәкиллегенең Г.Тукайның 135 еллыгы уңаеннан эшләнгән истәлекле билгеләре, өлкән администраторыбыз Рамил Гариповка “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” Күкрәк билгесе тапшырылды; талантлы баянчы Алмаз Ахунов И.Шакиров исемендәге “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурста җиңү яулады;; театрыбызда уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” театр студиясе “Я могу! Творчество без границ” Бөтенроссия конкурсында чыгыш ясап, I нче дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Шунысы мөһим: бу сезонда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Тинчурин театрыннан татар дөньясына “ТелеБЕЗ” җыры яңгырады!!!
Моннан тыш, театрыбыз төрле фестивальләрдә чыгыш ясады, актив рәвештә гастрольләрдә булды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, инвалидлар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен һәрдаим хәйрия спектакльләре күрсәтелеп торды. Театрыбызда даими күргәзмәләр, остаханәләр уздырылды. Сезон дәвамында артистларыбыз төрле очрашуларда булды, балалар өчен төрле кызыклы мастер-класслар, викториналар, мавыктыргыч уен-квестлар үткәрде. Шулай ук бу сезонда яңа дусларыбыз – ышанычлы партнерлар һәм иганәчеләребез барлыкка килде.
Кадерле дусларыбыз! Тагын бер сезоныбыз тарихта калды. Алда да сезне яңа эшләребез һәм яңадан-яңа уңышлы премьераларыбыз белән сөендерергә язсын. Киләсе 88 нче сезонда күрешкәнчегә кадәр!!!