90 СЕЗОН

Новости

Дуслар! Перьм өлкәсенең Лысьва шәһәрендә “Ике Туфан йолдызлыгы” дип исемләнгән фестиваль үтте. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Пермь өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырылган әлеге төбәкара фестивальдә театрыбыз Исламия Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде…” мелодрамасын тәкъдим итте. Тормышчан спектакльне халык бик яратып кабул итте, оештыручылар исә артистларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды.