90 СЕЗОН

Новости

Знакомим с ценными реликвиями Карима Тинчурина

Рубрика «Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» представлена музеем театра в рамках проектов, приуроченных 135-летию со дня рождения известного драматурга, актера  Карима Тинчурина. Знакомим с самыми интересными экспонатами. Приглашаем посетить наши спектакли и музей!

1. Мозер сәгате

Кәрим Тинчурин кибетләрдә йөрергә бик яраткан һәм төрле истәлекле сувенирлар сатып ала торган булган. Бу футлярлы сәгатьне Кәрим Тинчурин 1930 елны сатып алган. Дус-иптәшләре алдында кесәсеннән чыгарып: «Кая, вакыт күпме икән?» – дип әйтә торган булган. Алагаем олы сәгатьне күргәч, иптәшләре көлә башлый, әлбәттә.

2.Аш сервизы

Кәрим Тинчурин гаиләсеннән сакланып калган аш сервизы. Шулай ук бу фотосурәттә сез буй-буй полосалы ашъяулыкны да күрә аласыз. Алда әйтеп узган идек инде, Кәрим Тинчурин кибетләрдә йөрергә бик яраткан. Савыт-сабаны да үзе сатып алган һәм Заһидә ханыма бүләк итә торган булган.
11 предметтан торган әлеге аш сервизы музейда урын алган. Рәхим итегез!

3.Фотоальбом

Искиткеч матур бизәкле альбомда Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчуринаның ​ балачак фотолары, гимназиядә укыган вакытта төшкән фотолары урын алган. Алар бүген дә шушы альбомда кадерләп саклана. Театрга килгән тамашачылар, кунаклар экскурсия барышында туристлар бу альбомны бик яратып карый. Әлеге балачак фотолары Заһидә Алкинанының дәрәҗәле, тәрбияле, зыялы, затлы гаиләдән булуын ачык күрсәтә. Алга таба бу альбомда гаилә, иҗади фотолар урын алган.

 

Знакомим с ценными реликвиями Карима Тинчурина Знакомим с ценными реликвиями Карима Тинчурина Знакомим с ценными реликвиями Карима Тинчурина
Знакомим с ценными реликвиями Карима Тинчурина Знакомим с ценными реликвиями Карима Тинчурина Знакомим с ценными реликвиями Карима Тинчурина