90 СЕЗОН

Новости

Тинчуринский театр открыл новый сезон трагикомедией «Принцесса Турандот»

Тинчурин театры яңа сезонын традиция буенча Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачты. Тинчурин театрының Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан көн дәвамында оештырылган чаралар драматургның ирекле тәрҗемәсендә «Хан кызы Турандык» премьерасы белән тәмамланды.

 

Тамашачыга спектакль алдыннан К.Тинчурин тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» пьесасы кулъязмасы белән танышу мөмкинлеге тудырылды.

Юбилей чараларының дәвамы буларак, спектакль алдыннан театр фойесында Кәрим Тинчуринның нәсел дәвамчылары төзегән Тинчуриннар шәҗәрәсе тәкъдим ителде. Фойеда театр оркестры уйнап торды.

Спектакль алдыннан тамашачыны театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән тетарның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәламләде. Тамашачыны һәм артистларны сезон ачылышы белән тәбрикләргә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Əхмәтов та килгән иде.

«Бүген нәрсә сөйләсәк тә, сүз Кәрим Тинчуринга барып тоташыр. Аның спектакльләре татар театрының алтын фондын тәшкил итә. Алар халык мәхәббәтен гомерлеккә юллаган спектакльләр. Тинчурин – репрессия корбаны. Бик кызганыч, аның күпме әсәрләре язылмый калган», — диде ул.

 

«Тинчурин театры бу бөек шәхеснең исемен лаеклы йөртә һәм милләтебезгә игелекле хезмәт итә. Коллективка кирәкле хезмәтендә уңышлар телибез», диде Марат Әхмәтов һәм Татарстан Президентының, Дәүләт Советының, Татарстан Мәдәният министрлыгының рәхмәт хатларын, мактау грамоталарын тапшырды.

«Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедиясен бүген һәм 30 сентябрьдә карарга мөмкин.

Автор: Рузиля Мухамметова

Источник: «Татар-информ»