90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театры сезонның икенче премьерасын чыгарды (Автор — Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак — «Татар-информ»)

Тинчурин театры сезонның икенче премьерасын чыгарды. «Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев театр чакыруы буенча биредә Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» спектаклен чыгарды.

Спектакльнең композиторы — Эльмир Низамов, рәссамы — Геннадий Скоморохов, ут куючы рәссам — Илшат Сәяхов. Сугыш сәхнәләрен Рөстәм Фәтхуллин куйган. Төп рольләрдә — 1нче составта Ренат Шәмсетдинов белән Зөлфия Вәлиева һәм Артем Пискунов белән Резеда Сәләхова. 2нче составта Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфәт Закиров һәм Гүзәл Галиуллина.

Композитор Эльмир Низамов бу театрда драма спектаклен беренче тапкыр музыкаль яктан бизәвен әйтә. «Шулай да бу театр миңа бик якын. Минем „Алтын Казан“ һәм „Кара пулат“ музыкаль әсәрләрем шушы театр сәхнәсендә күрсәтелде», — диде ул. Эльмир бу театрда профессиональ оркестр булуын һәм алар белән эшләве уңайлы булганлыгын әйтте.

«Өч аршын җир» — Аяз Гыйләҗевның Камал театрында да, Минзәлә һәм Чаллы театрларында да куелган әсәре. Ул үз-үзен югалтып читтә аңгырап йөргән татар кешесенең гомере ахырында туган җиренә кайтып егылуы. Спектакль үзәгенә Мирвәли белән Шәмсегаянның бөтен бер гомере салынган.

Премьераның беренче көненә Аяз Гыйләҗев хатыны Нәкыя Гыйләҗева, язучының уллары — Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар килгән иде. «Күңелгә үтеп керә торган үзенчәлекле спектакль булып чыккан», — диде Мансур Гыйләҗев.

«Әтинең фикере аңлап куелган», дип үз фикерен әйтте Искәндәр Гыйләҗев. «Халкыбыз тарихына бәйле әсәрләр һәрвакыт актуаль була. шуңа да бу әсәр беркайчан актуальлеген югалтмаячак», — дип өстәде ул. Спектакль тәмамлангач, артистлар Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗевага чәчәкләр чыгардылар.

Автор — Рузилә Мөхәммәтова;

Фотограф — Салават Камалетдинов;
Чыганак — https://tatar-inform.tatar/news/culture/30-11-2019/tinchurin-teatry-sezonny-ikenche-premerasyn-chygardy-5697091