90 СЕЗОН

Новости

[ТАТАР КЛАССИК МУЗЫКАСЫ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ]

Кадерле тамашачылар, Кәрим Тинчурин театры бөек композиторларыбыз Салих Сәйдәшевнең 120, Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган музыкаль чара оештыра.

Катнашалар:
— Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов;
— Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина;
— Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Артур Исламов;
— Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты – Резедә Сәләхова;
— халыкара конкурслар лауреатлары Вильямс Әхмәдуллин, Илгиз Мөхетдинов;
-оркестр солистлары – Алмаз Ахунов, Ләйсән Шакирова;
— К. Тинчурин театрының камера оркестры, сәнгать җитәкчесе — баш дирижёр, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Ильяс Камал.