90 СЕЗОН

Новости

“Татарча диктант ЯЗ”

✍Бүген ТР Театр әһелләре берлегендә татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан тормышка ашырылган “Татарча диктант ЯЗ” проекты узды. Республика театры артистлары белән бергә, театрыбызның гүзәл талантлары – Резедә Сәләхова, Диләрә Фәттахова һәм Ландыш Ибәтуллиналар да диктант язды. ✍