90 СЕЗОН

Новости

Рамил Гайнуллин: Дәрестә Идегәйне татар каһарманы итеп бирәм, ул Одиссейга тиң шәхес

«Минемчә, Идегәй дөньяга борынгы чордан мәгълүм булган Ахиллес, Одиссей, Гектор, Геракл кебек шәхесләргә тиң», — диде Казанның 2нче татар гимназиясе директоры.

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамил Гайнуллин тарихчыларның Идегәйне мескен итеп күрсәтү белән килешмәвен белдерде.

9 февральдә «Татар-информ» агентлыгы яңалыгында тарихчы Илнур Миргалиевның Идегәй турында фикере чыкты. Илнур Миргалиев Уфа татарларына сөйләгән лекциясендә: «Кайберәүләр Идегәйне уңай образ итеп күрсәтергә тырыша, ләкин, чынлыкта, ул илен саткан бәхетсез кеше булган. «Идегәй» дастанында аның трагедиясе яхшы күрсәтелә», — дигән иде. Әлеге хәбәрне укыган Рамил Гайнуллинда каршылыклы фикер туган. Ул үз карашын «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Идегәй – ул дөньяда сирәк очрый торган шәхесләрнең берсе. Аны бәхетсез, яки мескен итеп күрсәтү минем күзаллавыма туры килми. Мин аны дәрестә татар халкының каһарманы итеп бирәм. Минемчә, Идегәй дөньяга борынгы чордан мәгълүм булган Ахиллес, Одиссей, Гектор, Геракл кебек шәхесләргә тиң. Идегәй турында да, шушы шәхесләр турында да мәгълүмат интернетсыз, газета-журналларсыз заманнардан бүгенге көнгә килеп җиткән, легендалар халык телендә буыннан-буынга күчеп барган. Димәк, алар үз чорларының легендалары булган», — диде Рамил Гайнуллин.

Рамил Гайнуллин сүзләренчә, Идегәй халыкның язмышын хәл иткән шәхес булган, шуңа күрә җиде гасыр буе халык теленнән төшмәгән.

«Алтын Урда җимерелүдә, бәлки, Идегәйнең дә роле булгандыр, ләкин риваятьләрдә алай күрсәтелми. Киресенчә, аны халык төрки дөньяны үзгәртүче буларак таныган. Әгәр Идегәй иленә хыянәт иткән булса, ни өчен аны шулкадәр зурлаганнар? Идегәй образы күпчелек төрки халыкларның әдәбиятында бар бит. Гадәттә, әсәргә тискәре герой исеме бирелми. Идегәй үзе яшәгән чорда халык тарафыннан зурланмаган булса, аның исеме белән дастаннар, риваятьләр тумас иде», — диде Рамил Гайнуллин.

Автор: Рифат Каюмов

Чыганак: «Татар-информ»

Фото авторы: Салават Камалетдинов