91 СЕЗОН

Новости

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: «Полиционер»!

Хөрмәтле тамашачылар! 15 нче сентябрь, 18.30 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, “Полиционер” спектаклен тәкъдим итә. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Туфан Имаметдинов. Яшь чикләве – 16+
«Полиционер» спектаклендәге вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара.
Исеме җисеменә туры килмәгән Идеал атлы участок милиционеры, переаттестация үтеп, полиция хезмәткәре буласы килә. Ләкин ул хокук саклау органнарында озак еллар эшләсә дә (лаеклы ялга бары бер ел гына калган!), отделда иң начар күрсәткечләр биргән участок милиционеры санала. Аның бер протоколы, бер ачылган җинаяте юк. Бер эше дә судка барып җитмәгән. Ә озакламый переаттестация! Әгәр дә тиз арада күрсәткечләрен яхшыртмаса, Идеалның бар хыялы челпәрәмә киләчәк…
Әмма “йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” – ди бит, халык. Җәмгыятьтәге кайбер күренешләрне фаш иткән әлеге музыкаль комедиядә төп геройга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм, билгеле инде, әти-әнисе ярдәмгә килә.