Новости

✏ТАМАШАЧЫ ФИКЕРЕ | СӘЙДӘШ. ЙОКЫСЫЗЛЫК (ПРЕМЬЕРА) — Рамис Латыпов

Тинчурин театры “Сәйдәш. Йокысызлык” спектаклен чыгарды. Резеда Гарипова куйган. Пьеса авторлары – Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова.
Мондый спектакль булганы юк әле дигәннәр иде матбугат конференциясендә. Шулай булып чыкты дөрестән дә.
Гадәти, тамашачы утырып кына карый торган спектакль түгел. Иммерсив спектакль. Театрның төрле урыннарында – фойе, тамашачылар залы, сцена, баскычта, эчке бүлмәләрдә бара. Тамашачылар, артистларга ияреп, төрле урыннарда карый. Кзк. Бик кзк һәм үзенчәлекле.

Аннары бер сюжет линиясе бара торган спектакль дә түгел. Сәйдәшнең төшләре яки уйланулары дип әйтеп була. Хыяллар күрсәтелгән монда.
Миңа бик ошады. Мондый тәҗрибәгә барулары һәм аны югары дәрәҗәдә башкарып чыгулары өчен афәрин Тинчурин театрына!
Спектакль Сәйдәш музеена экскурсиядән башлана. Һәм бик дөрес эшләнгән – чөнки Сәйдәшнең биографиясен белмәсәң, спектакльне аңлап булмый. Биографиясен күбрәк белгән саен, аңлавы җиңелрәк. Шуңа күрә спектакльгә баручыларга экскурсия вакытында би-ик игътибарлы булырга һәм һәр эпизодны истә калдырырга тырышырга кирәк.

Спектакль башлануга ук шул заман – үткән гасырның 30нчы, 40 нчы елларына алып кереп китә. Әмма шундый итеп тәкъдим ителә ул заман – син аны пыяла аша караган кебек. Менә ул заман – кул сузымында гына, әмма аңлыйсың – син чынлыкта ул заманда түгел, бу инде үлгән кешеләр, без инде китеп барган кешеләрне карыйбыз. Элекке заман турында фильм караган кебек тә түгел. Төш караган кебек. Утлар, музыка, киемнәр, артистларның уйнавы – барысы да ниндидер параллель дөньядагы кебек.

Музыкантларның да йөзләре ап-ак. Алар да шул замандагы кебек.
Тамашачыларга юл күрсәтеп торучы артистларның йөзләре ап-ак. Теге дөньядан кайткан кешеләр диярсең. Шундый итеп киенгәннәр/гримланганнар – шул элекке заманның сакчылары, аларга сүз әйтергә ярамый икәне билгеле. Сүз әйтә дә алмыйсың, ниндидер шөбһәле сыман. Моны бик оста уйлап тапканнар, чөнки алар гадәти булсалар, барыбер тамашачылар “тегендә барасымы? Хәзер китәсеме инде?” дип сөйләшә башларлар иде. Ә боларга сүз әйтеп булмый! Кеше түгел кебек алар.

Сәхнәдә биш Сәйдәш бар – Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Айдар Фәтхрахманов, Инсаф Хәләүтдинов. Берсе – мәдрәсә укучысы Сәйдәш. Ул бик кзк итеп музыка яза. Дөресрәге аның башына ноталар килә: “Пим… Пам… Пим… Пам…” Икенче Сәйдәш – хыялый… Тагын берсе – мыжык, үзенә тәнкыйть белән карый торган иҗатчы, иҗатчылар шундый була бит инде. Дүртенчесе – зыялы татар композиторы. Бишенчесе – фаҗигале язмышлы, авыру Сәйдәш. Бер Сәйдәшне шушы биш кеше уйный. Бу биш кеше бербөтен буларак кабул ителә дә – кеше бит төрле: иҗат иткәндә бер, көнкүреш тормышта икенче, авыр чакта – өченче. Ул бәргәләнә – яза, аның папиросы бетә, ул үз-үзе белән сөйләшә, уйлана, авырый… Барысы да синең яныңда гына, әйтәм бит, якын да ул, ерак та. Бик үзенчәлекле.

Кәрим Тинчурин эпизоды спектакльнең иң көчле урыннарының берсе.
Тамашачылар бәләкәй генә бүлмәдә, ә анда – Сәйдәш, аның әнисе, Кәрим Тинчурин, хатыны Заһидә һәм “мичкәдә утыручы ир-ат” – НКВДешник.

Тинчурин (Илфак Хафизов): “Исәнмесез!” – дип тамашачыларга мөрәҗәгать итә. Ә тамашачыларга бит инде алдан ук әйтеп куелган – сөйләшергә ярамый! Шуңа Тинчуринның кат-кат исәнләшкәненә беркем дә җавап бирми. Ул тагын-тагын эндәшә – җавап юк. “Япон шпионы” дигән гаепләү белән кулга алынган Тинчуринның бәргәләнүләрен, “ник мине кулга алдылар?” “Нигә болай булды?” дигән сорауларына җавап таба алмаганын йөрәккә үтә торган итеп күрсәткәннәр. Ул дәшә, йөренә.
Ә хатыны Заһидә (Резеда Сәләхова) иренең идәндә таралып яткан кулъязмаларын җыя. Тамашачыларның аяклары арасыннан да, бөтен җирдән. Ә күзләре зууур итеп куркынып ачылган! Җыеп бетерә алмасын белеп, ашыгып-ашыгып җыя, юк инде, өлгерә алмый… Тинчурин кебек шәхесләрне яклый алмаганыңа үзеңне дә гаепле хис итәсең шул чакта.
Тинчурин Гаязны чакыра башлый. Гаяз Исхакый Чирмешән мишәре шул, заманның кай якка борылганны аңлап, 1918 елда ук илдән чыгып сызган… Тинчурин монда калган. Гомеренең соңгы көннәрендә бу илдән вакытында ычкынмаганына үкенгәндер, әмма инде соң булган шул. “Гаяз кайда?” Юк инде Гаяз.

Сәйдәш тә аңа арты белән борылып утырган, аның Тинчуринны якларлык көче, мөмкинлеге юк. Борылып карарга да куәт юк – чөнки кисмәк эченнән бөтенесен күзәтеп һәм шымчылык итеп, бар халыкны мыскыл итеп көлеп НКВДешник (Рөстәм Гайзуллин) утыра. Кыланмышлары көлке, әмма бу кешенең көлке булса да, бик куркыныч зат икәнен аңлыйсың. Ул шар кабартып утыра. Кабарта да шартлата. Мин моны ялган гаепләүләр дип аңлыйм. Кәрим Тинчуринга да бит “япон шпионы” дигән ялган яла якканнар. Өреп кабартылган гаепләү, әмма ул азактан шартлау – Кәрим Тинчуринны ату белән тәмамлана.
Ә бер шарның һавасы кире чыга. Кемнәрнеңдер өстендә репрессия куркынычы янаган, әмма алар барыбер исән кала алганнар. Шулар исәбендә – Сәйдәш. Бәлки “Кызыл армия маршы” язуы ярдәм иткәндер.
Коты алынган Заһидә идәндәге кулъязмаларны гына түгел, исендә калган – башына ябышкан язуларны да чемоданга җыеп, эскәмия астына кереп кача. Шул замандагы рухны – бөтен илне биләп алган куркуны, шул ук вакытта качып та беркая китә алмасыңны бик оста итеп күрсәтә алганнар.

Әбәү, Резеда шундый итеп карый тамашачыларга! Чыгып качарсың куркып!

Сәйдәшнең беренче хатыны белән мәхәббәте бию аша күрсәтелә. Матур, әмма аның да фаҗигале тәмамлаганы тоемланып тора. Бу инде озын гомерле ярату түгел – күккә очкан ак яулык кебек, оча да югала.
Кисмәктәге ир-ат Сәйдәшне гомере буе эзәрлекли. Инде бу заманалар артта калган кебек, сугыш беткән, Сәйдәш кабат иҗат итә башлый. Шунда кинәт ул кабат килеп чыга. Сәйдәшләр, чыгып качарга теләп, бәргәләнә башлыйлар, ә ишекләр бикле! Ишекне шакыгач, аннан табиб килеп чыга. Сәйдәш инде чирләгән, ул үлеп бара…

Тинчурин киткән, аның спектакльләре куелмый, Сәйдәш театрдан куылган. Сәхнәдә кеше язмышларын кисеп ата торган кайчы! Тамашачыларның өстенә кайчы тоткан кыз белән егет килгәндә куркыныч булып китә, кешенең бу дөньядагы казанышларын кисеп атуның берни тормаганын аңлыйсың.

Иң азакта – Сәйдәшнең соңгы көннәре. Ул иҗат итә, әмма инде элеккечә түгел… Сәйдәшләр берәм-берәм зур ак пиджәк эченә кереп югала.
Сәйдәш үлгән, әмма аның ак костюмы – бөек, зур һәм мәңгелек! Шундый зур символ бу ак пиджәк!

Тамашачылар белән артистлар баскычта хушлаша. Тамашачылар аста – артистлар өстә. Алар “безне онытмагыз!” дигән кебек итеп үзәккә үтәрлек итеп карый. Ә Сәйдәшләрнең инде шәүләләре генә күренә…
Бик зур хезмәт куелган бу спектакльгә. Йөрәккә үтеп керә торган!
Артистлар бик оста уйныйлар. Бернинди пафос, кылану юк. Ул заманда бу шәхесләр нәкъ менә шулай тоткандыр үзләрен.
Бу спектакль Тинчурин театры бинасын шулкадәр үзгәрткән — кинохроникадан борынгы кадрларны караган кебек. Ут янгач, гаҗәпләнеп китәсең, мин мондамыни әле дип.

Рәхәтләнеп Сәйдәш музыкасын тыңладык. Рәхмәт музыкантларга да!
Тинчурин театры Сәйдәш истәлегенә инде икенче спектаклен чыгара. “Гөләндәм туташ хатирәсе” миңа ошамады. Сәйдәшнең бөеклеген күрсәтә алмаганнар иде анда, минемчә. Монысы бик үзенчәлекле дә, бөеклеген дә биргәннәр һәм фаҗигасен дә.

Бу гадәти спектакль түгел. Әмма бармый калмагыз – гомергә истә кала торган спектакль бу.

Тамашаны куючыларга бер киңәш әйтәсе килә. Экскурсия вакытында тамашачыларны кисәтсәгез, әйбәт булыр иде. Игътибар белән экскурсияне карамаган/тыңламаган кеше спектакльне аңламаска мөмкин икәнен алдан ук тамашачыларга искәртергә кирәктер бәлки. Ни өчен әйтәм – чөнки телефонга кадалган кешеләр шактый иде. Экскурсия спектакльнең бер өлеше икәне, алайса аңламыйсыз дип әйтелгән булса, алай эшләмәсләр иде әллә. #сәйдәшйокысызлык #тинчуринтеатры #татартеатры #луизаянсуар