90 СЕЗОН

Новости

Әсәр.Тамашачы.Сәхнә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 17 март, 16.00 сәгатьтә, “Әсәр.Тамашачы.Сәхнә” проекты кысаларында, Рәдиф Сәгъдинең «Галиҗәнап Гатаулла хәзрәт» пьесасы артистлар һәм чакырылган кунаклар алдында күмәк укылачак. Соңыннан автор катнашында фикер алышу булачак. Чара театр музеенда үтә.

Белешмә: Гатаулла хәзрәт — легендар шәхес. Ул хәзерге Пермь өлкәсенең Барда төбәгендә муллалык итә. Франциянең Сорбонна университетын алтын медальгә тәмамлый. Туган җирендә, Уфада мәчет-мәдрәсәләр, приютлар төзетә. Төрле милләтнең ачлы-туклы, ятим балаларын җыеп мәдрәсәләрдә укыта. 1918 елны кулга алына һәм атарга хөкем ителә. Ләкин танылган шәхесебезне атарга хөкем ителүен ишеткән халык аны яклап дәррәү күтәрелеп урамнарга чыга. Алар арасында татар белән башкортлар гына түгел, урыс, удмурт һәм башка милләт вәкилләре дә күп була. Нәтиҗәдә халык үзенең мөхтәрәм хәзрәтен үлемнән саклап кала. Ул калган гомерен мохтаҗлыкта үткәреп, 1928 елда вафат була. Туган авылы Солтанайда җирләнә.