90 СЕЗОН

Новости

Интервью с актером театра К.Тинчурина, народным артистом Татарстана Ильгизаром Хасановым

Әгәр үз талантыңа хуҗа буласың килсә – аңа хезмәт ит.

Геннадий МАТЮШОВ

Әңгәмәдәшемә, Илгизәр абый, дип эндәштем. Ә ул миңа: «Әгәр мине ихтирам итсәң, абый гына дип эндәш!» – диде. Чынлап та, мин аның иҗатын күреп, яшь чактан ук гашыйк кеше, бу сүзләрдән соң сөйләшүе дә җиңелрәк булды.

Минем каршымда үзенең 42 ел гомерен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрына хезмәткә биргән актер, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов утыра! Башка күп кенә актерларга караганда да ихтирамым зуррак минем аңа. Ул әзмәвер гәүдәле булмаса да, олы йөрәкле кеше, һәм дә күп кырлы талант иясе! Аның иң зур талантларыннан беренчесе – ихлас күңелле булу. Аннан эчкерсезлек һәм самимилек бөркеп тора!

– Абый, син Илгизәр Хәсәнов өчен, актер Илгизәр Хәсәнов кем ул?

– Тырышып, йөз проценттан да арттырып эшләүче актер дияр идем мин.

Чынлап та ул бер генә амплуа актеры түгел, төрле образларны җиренә җиткереп уйный белә. Ә менә комедиядә суда йөзгән балык инде. 1957нче елның 25нче маенда Казан шәһәрендә дөньяга килгән. Шулай да ул минем өчен якташ, дөресрәге, «ут күрше». Аның әтисе Кама Тамагы төбәгенең Балчыклы авылыннан булса, әнисе шул ук төбәкнең Бортас авылыннан.

– Бала чагың турында нәрсә әйтә аласың?

– Мин Казанның авыл кебек җирендә туганмын, Киров районында, Ягодинкада. Аны «Грязнушка» дип атыйлар иде, чөнки шул сазлык җиргә революциягә кадәр үк кешеләр күчеп килә башлый. Безнең урам Кыныш урамы иде, икенче яктан Щедрин урамы (Салтыков-Щедрин). Әтиләр авылдан килгәч, шул тирәдә фатирда торганнар һәм акрынлап шунда Кама Тамагы төбәгеннән якташлар килеп урнашканнар.Үзбәкстандагыча, бер «мәхәллә» булып оешканнар. Үзенә күрә бер боҗрада яшәгән кебек, 7-8 урам аркылы да таныш-белешләр белән, бер авылда яшәгән кебек, аралашып яшәдек. Әле дә булса ул урам нәкъ бала чактагы сыман булып төшкә керә. Инде менә мин 65 яшемә җитсәм дә, төшләремдә 7-10 яшьтәге бала чагыма кайтам. Ул заманнарда су агып китә торган каналлар юк иде, яңгыр яугач, су ишек алдына кадәр керә иде. Без, бала-чагалар, үзебезгә кызык табып, бака куа идек. Бер тапкыр шул дәрәҗәгә җиткәнмен, озак йоклый алмый яттым, янымда бакалар йөри. Чынлап торып карасам, шулай тоела гына икән!

– Әти-әниеңнең туган ягында еш булырга туры килдеме?

– Мин беренче сыйныфтан алып алтынчы сыйныфларга кадәр җәйге каникулларымны әниемнең туган авылы Бортаста үткәрә идем. Әни күн заводында эшләде, путевка буенча мине беренче сыйныфтан соң пионер лагерына җибәрделәр. Шуннан кайткач: «Бер тапкыр бардым, күрдем, башка мине анда җибәрмәгез, авылга кайтам!» – дидем. Ә авылда дәү әни янында рәхәт иде, күрше-тирәдә минем тирә яшьтәге малайлар-кызлар да күп. Балчыклыда (әтинең авылында) минем яшьтәге балалар юк иде, шуңа да Бортасны кулайрак күрдем. Малайлар белән балыкка йөрибез, иртән иртүк чыгып китәбез, үзебез белән ризык та алмыйбыз. Гел шунда яшәгәнгә аларга алай ук кызык түгел, ә миңа кызык. Бер тапкыр бардык балыкка, малайлар бераз тоттылар да, кайтып киттеләр, мин калдым. Көн үткәне дә сизелмәгән, дәү әни мине югалткан! Малайлардан сораштырып, минем кайда икәнне белешкән. Төенчеккә пешкән йомыркалар, ипиләр төреп, мине ашатырга килеп җитте. Тоткан балыкларым зур булмасалар да шуларны йомырка белән кыздырып ашата иде дәү әни. Бала чак күңелле үтте.

– Синең оста рәссам икәнлегең берәүгә дә сер түгел. Бала чактан рәсем ясап үскән кеше ничек итеп актер булып китте?

– Мин актер булырга хыялланмадым, Әнинең әтисе (без аны «тәтә» дип атый идек) рәсем ясарга оста иде. Бәләкәй чактан ук аның ничек итеп рәсем ясаганын карап тора идем, өстәлгә буем да җитми иде әле. Бер тапкыр кулыма карандаш эләкте, мин дә ясап карадым, ошап китте. Без авылда, тәтә янында үстек. 4-5 бала идек, балалар бакчасына йөрмәдек, урысчаны бик белмәдек, аны мәктәпкә кергәч кенә өйрәнә башладык. Урыс теле белән кыенлыклар булганлыктан, сәнгать мәктәбендә дә укып булмады. Тәтәдән күчкән сәләт аркасында үзлегемнән өйрәндем, хәтта дәрес әзерләүне онытып, рәсем ясый идем. Әти мине рәссам булыр дип көткән иде дә, ә мин артист булып куйдым! Актер булуым очраклылык дисәм дә була. Мәктәптә укыганда телевизордан Камал театрының «Чаткылар» спектаклен карадым, менә шунда миндә дә ниндидер чаткы уянды. Әйткәнемчә, очраклы рәвештә драмтүгәрәккә эләктем. Юри генә дип башлаган эш кәсеп булып калыр дип кем уйлаган бит. Кышкы каникулда Әтнә районында Бәрәскә авылында беренче гастролем булды. Бала бит, каникулда хоккей уйныйсым килә, спектакль уйныйсым килми. Миңа ангина бик тиз чыга иде. Махсус чирләргә булдым, ике туңдырма ашадым да ятып йокладым, Имеш, иртәнгә чирлим! Күрәмсең, язмыш шулдыр инде, сау-сәламәт килеш уяндым.

– Синең, дәшмичә, күпне әйтә торган рольләрең бар. Ничек булдыра аласың син моны?

– Берсе Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча куелган «Йолдызлы яңгыр» спектаклендә. Анда мин жюри әгъзасы, нәфис сүз остасы, «тәмле тел», ә үземнең бөтенләй текстым юк. Конкурска килүчеләр барысы да бер үк «Бас кызым, Әпипә»не җырлыйлар. Мин нәрсәдер әйтергә телим, әмма башка жюри әгъзалары миңа сүз әйтергә бирмиләр. «Болай да күп сөйлисең!» – дип, миңа стаканга су салалар да эчерәләр. Соңыннан ниһаять: «Әйт инде, нәрсә җитми сиңа?!» – дигәннән соң, «Су бетте!» – дип әйтеп куям. Шул вакытта тамашачы «егыла» (үзе дә көлә).

– Күптән түгел генә гамәлгә баскан «Ядәч! Исемдә!» спектаклендә Сәрдәрнең бабасын уйныйсың, ул сугыш ветераны, бер кулы юк, үзе телсез. Шунда син, дәшмәсәң дә, бик күп мәгънә әйтәсең. Ничек шулай булдырып була?

– Чөнки мин ул бабай кичерергә тиеш кичерешләрне башымда, үз эчемдә кичереп утырам. Анда бит Габдулла Рәхимкулов җыры яңгырый, ә ул әтинең яраткан җырчысы иде, Рәхимкулов җырлаганда ул бөтен эшен ташлый иде. Мин аның кичерешләрен үземә нигез итеп алдым. Әгәр болай гына дәшми утырам икән, ул күзләрдән күренәчәк, ә тамашачыны алдарга ярамый! Үзен ихтирам иткән профессионал фальш ясарга тиеш түгел!

– Актер булыр өчен уку гына җитми, ниндидер эчке сиземләү, сәләт кирәк, моның белән килешәсеңме?

– Мин үзем турында талант дип әйтмим, ниндидер сәләт булгандыр анысы. Сәләтне үстерә белергә кирәк, моның өчен иң беренче шарт – теләк, теләге булмаган кешедән яхшы артист чыкмый! Туксан биш процент хезмәт, биш процент сәләт! Илле процент таланты булган актер, мин болай да талант дип, үз өстендә эшләми икән, урта куллы актердан да начаррак хәлдә калачак! Ул штамп буенча эшләячәк!

– Син 44 ел сәхнәдә, уку елларын санамасаң, шул дәвердә театрны ташлап китү теләге тумадымы?

– Театрны ташлау теләге беркайчан да тумады, ләкин кыскарту янаган чор булды. Ул вакытта мин үз өстемдә тагын да ныграк эшләдем, минем профессиональ дәрәҗәм турында шик тумасын өчен. Бу миңа зур этәргеч булды. 80нче елларда Фатих Фәтхуллин Юджин Онилның, «Богауланган мәхәббәт» пьесасын куйды. Минем өчен иң зур тәҗрибә шунда булды. Фатыйх Фәтхуллин ГИТИСны тәмамлап кайткан иде, шул спектакльдә эшләү нәтиҗәсендә үземне ГИТИС бетергән кебек хис иттем! Соңрак режиссер Дамир Сираҗиев килде, «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклендә дүртенче составтан беренчегә чыктым!

– Синең рәссамлыгыңа әйләнеп кайтсак, озак еллар мольбертың булмаган икән?

– Әйе, ун литрлы кәстрүлгә су тутырып, шуңа сөяп куеп яза идем картиналарымны. Мавыгып китеп, ул кәстрүлне шалтыратып егып төшергән чаклар да булды. Төнлә хатын куркып уянып чыга иде (көлә). Мин 17 ел Киров районындагы балалар иҗаты мәктәбендә укыттым, алар миңа 60 яшьлегемә мольберт бүләк итте.

– Син язган картиналарыңны хезмәттәшләреңә бүләк итәсең икән.

– Әйе, кемнең эчке халәте ничек, шуңа яраклаштырып язам картиналарымны. Юбилейларына бүләк итәм, башкалар да кызыгып, алдан ук заказ биреп куялар (елмая). Сатып алган бүләк җансыз була, ә үз кулым белән язган әсәргә җанымның бер өлешен кертәм бит мин! Исламия апага – (күзләре зәңгәр иде бит аның) сәхнә фонында, зәңгәр бизәкле вазада сирень букеты ясап бүләк иткән идем (күзенә яшь килде).

– Хыялыңда берәр уйналмаган роль калдымы?

– «КорольЛир»ны уйнысым килгән иде (елмая).

– Абый, сиңа 65 яшеңдә саулык, озын гомер телисем килә! Сәхнәдә, иҗатта, озак еллар безне сөендерергә язсын! Яңа үрләр яулауны телим!

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Интервью с актером театра К.Тинчурина, народным артистом Татарстана Ильгизаром Хасановым Интервью с актером театра К.Тинчурина, народным артистом Татарстана Ильгизаром Хасановым
Интервью с актером театра К.Тинчурина, народным артистом Татарстана Ильгизаром Хасановым Интервью с актером театра К.Тинчурина, народным артистом Татарстана Ильгизаром Хасановым