90 СЕЗОН

Новости

Эдуард Никитин: «Хыялымны чынга ашырыр өчен Казан Театр училищесына укырга кердем» («Сәхнә», автор — Гөлназ Вәлиева)

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Эдуард Никитин белән әңгәмә.

– Эдуард, укучыларыбызны иң элек үзегез белән таныштырыгыз әле.

– Мин тумышым белән Яр Чаллы шәһәреннән, 22 яшь. Кечкенә чактан ук артист булырга хыялландым. Хыялымны чынга ашырыр өчен Казан Театр училищесына укырга кердем. Илдар Хәйруллин һәм Марсель Мәхмүтов курсын тәмамладым. Хәзерге вакытта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында икенче сезонымны эшләп киләм.

– Сез кинода да төшәсез, эстрада артистларының клипларында да еш күренәсез. Буш вакыт булганда тагын нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Студент вакытта андый тәкъдимнәр күп булды. Аллаһ боерса, хәзерге вакытта да яңа проектларга әзер. Театрдан тыш, якын дустым белән «Хыял» продюсерлык үзәге оештырдык, татар эстрадасы артистлары белән продюсерлык эшләрен алып барабыз, клиплар төшерәбез.

— Сез әле ГИТИСта да укыйсызикән. Укып театрда да эшләргә ничек өлгерәсез?

— Әйе, бу күптәнге хыялым иде.Хәзер исә икенче курста белем алам. Укырга бик авыр, керүе дә җиңел бирелмәде. Ике ел дәвамыда укырга кереп карадым. Икенче тапкыр омтылыш уңышлы булып чыкты. Аллаһка шөкер, театр администрациясе белән яхшы мөнәсәбәттә, бу мәсьәләдә уртак тел таптык.

 Эдуард, сез Тинчурин театрының яшь артистларының берсе. Олпатлар  янында яшьләргә авырмы?

– Дөресен генә әйткәндә, ул сизелми. Авыр якларын күрмим, киресенчә, уңай якларын гына әйтә алам. Шундый тәҗрибәле, үз эшләренең осталары белән бер сәхнәдә эшләү — горурлык.

 Спектакль барышында көтелмәгән хәлләр буламы?

– Театр дөньясында бик күп    мәзәкләр була, профессиональ телдә әйткәндә аларны «театральные баки» дип йөртәләр. Күрәмсең, театрда икенче генә сезон эшләгәнгәдер, әлегә андый ситуацияләр булганы юк. (Елмая).

 Бүген нинди хыял белән яшисез?

– Минем өчен хыял сер белән бер рәттә тора, шуңа күрә сер булып калсын. (Елмая).

Автор — Гөлназ Вәлиева;

Чыганак — «Сәхнә» журналы, http://sahne.ru/news/zhurnalda-ukygyz/khyyalymny-chynga-ashyryr-chen-kazan-teatr-uchilishchesyna-ukyrga-kerdem

Дата: февраль, 2021