90 СЕЗОН

Новости

“Шах…Мат!”ны нигә 18+ кына карый алачак? («Шәһри Казан», автор — Лилия Локманова)

Моноспектакль булуы өстенә ул әле детектив жанрында иҗат ителгән. Режиссер да театр дөньясы өчен яңа кеше булмаса да, үзен дәүләт театры сәхнәсендә беренче тапкыр сынап караган Марсель Мәхмүтов.

Моноспектакль татар сәнгате өчен инде яңалык түгел. Мондый алымны Буа театрында да, Әлмәттә дә кулландылар,  Г. Кариев театрында бара торган “Микулай” да моноспектакль итеп тәкъдим ителә.

Тамашачыга төрлелек кирәк. Театрдан баш режиссер Рәшит Заһидуллин киткәннән соң, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры нәкъ  шул девизга юнәлеш алды дияргә була. “Хыялый”, “Акча бездә бер букча”, “Өч аршын җир”, “Полиционер” бер төрле категория тамашачылар өчен булса, Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова чыгарган “Карурман”, “Сәйдәш. Йокысызлык” икенче төрлерәк спектакльләр яратучыларга. Һәм менә тагын яңалык! 13, 14, 26 апрель көннәрендә театр сәхнәсендә Ләйлә Сәләхетдинова иҗат итеп, Инсаф Абдулла тәрҗемә иткән “Шах… Мат!” спектакле күрсәтеләчәк. Моноспектакль булуы өстенә ул әле детектив жанрында иҗат ителгән. Режиссер да театр дөньясы өчен яңа кеше булмаса да, үзен дәүләт театры сәхнәсендә беренче тапкыр сынап караган Марсель Мәхмүтов. Төп рольне (дөресрәге бердәнбер геройны) Рөстәм Гайзуллин башкара.

Рөстәм белән Марсель күптәнге танышлар, курсташлар. Алай гына да түгел, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсендә иҗат юлын бергә башлаган шәхесләр. Бер-береңне шул кадәр якыннан белү иҗат процессында ничек чагылыш тапкандыр, анысын спектакльне карагач әйтеп булыр.

“Шах… Мат!” сәхнәгә урау юллар аша чыккан дияргә була. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, спектакль инде 2018 елда ук сәхнәләштерелергә тиеш булган. Фәнис әфәнде спектакль яшьләргә дә, олыларга да кызык булачак дисә дә, яшь чикләве 18+ дип билгеләнгән. Моның үз сәбәпләре дә бар.

— Тәмәке тарту сәхнәләре, бер ярым сүгенү сүзе бар. Бу спектакльне балалардан чиклисе килде, чөнки мәктәп балаларына күрсәтә торган материал түгел бу, — ди Рөстәм Гайзуллин.

Ләйлә Сәләхетдинова сүзләренчә, ул материалны махсус, Рөстәм Гайзуллин өчен иҗат иткән. Сюжет реаль тормыштан алынмаган, әмма прокуратура хезмәткәрләре, психологлардан  бик күп тапкырлар консультацияләр алдым, ди Ләйлә туташ. Шул ук вакытта, тамашачылар спектакльдә уйлап чыгарылган тарих икәнен тоймаячаклар һәм геройда үзләренә таныш чалымнарны тота алачаклар, дип вәгъдә итә автор.

Марсель Мәхмүтов та Рөстәм Гайзуллинның мөмкинчелекләре истә тотып язылган материал бу, ди. “Бу спектакльдә сез икенче төрле Рөстәмне күрәчәксез”, дип вәгъдә бирде режиссер.

Автор — Лилия Локманова;

Чыганак — «Шәһри Казан»,  http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/shakhmatny-nig-18-kyna-karyy-alachak

Дата: 8.04.2021