90 СЕЗОН

Новости

Фәнис Мөсәгыйтов: «Тамашачыга билет акчасын кире кайтару театрга зур кыенлык китермәде»  (Автор — Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак — «Татар-информ»)

Тинчурин театры җитәкчелегенең сакчыл булуы аркасында билет акчаларын авырлыксыз кайтара алган, артистлар да зур финанс зыяны күрмәгән. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов үзләренең вакытлыча эшләми торган вакыттагы финанс хәлләренә ачыклык кертте.

“Артистларга өстәмә түләүләр бюджеттан тыш акчадан ясала иде. Ләкин спектакльләр куелмагач, бюджеттан тыш акча юк. Ләкин ул булыр, чөнки безнең бит әле акча кертергә парковкабыз да бар, башка мөмкинлекләребез дә бар”, — диде ул.

“Артистларга хезмәт хакы да, компенсация түләүләре дә тулысынча бирелде, җәйге ял акчаларын да алдылар. Бюджеттан тыш акча өсти алмагач, былтыргы белән чагыштырганда бераз гына аерма бар”, — диде ул.

“Бу вазгыять башта бик куркыткан иде. Без бит хезмәт хакын алганчы ук аны туздырып куябыз. Җитәкчелек ничек тырышкандыр – безнең өлешкә керү булмады. Монысы киләчәктә оныкларга да мактап сөйләрлек әйбер”, — диде театр артисты Рөстәм Гайзатуллин.

Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, театр 800 мең сумлык билетларны кире кайтарган. Бер өлеш тамашачы билетларын кайтармаган – алар спектакльләргә соңыннан киләчәк. “Безнең бит инде апрельдә буласы Мәскәү гастрольләре өчен билетлар сатылып беткән иде”, — ди директор.

“Без акчаны алгач ук туздырып бетермибез. Кайбер театрлар шуңа зарланды бит инде. Безнең сакчыллык бар: туздырмагач кайтару кыен булмады”, — ди ул.

Автор — Рузилә Мөхәммәтова;

Фотограф — Салават Камалетдинов;
Чыганак — «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-05-2020/f-nis-m-s-gyytov-tamashachyga-bilet-akchasyn-kire-kaytaru-teatrga-zur-kyenlyk-kiterm-de-5745523