90 СЕЗОН

Новости

Уянырбызмы? («Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклен караганнан соң) («Сөембикә», автор — Раилә Хәялиева)

Театрдагы күренешләр тамашачыларны композитор яшәгән XX гасыр чоры мохитенә, иҗатына, тормышына алып керә. Кем ул безнең өчен Сәйдәшев? Легенда? Символ? Онытылып барган дәвер? Арабызда булган һәм китеп барган кемдер? Музыкасы мәңгелекме, әллә безгә инде бөтенләй кирәк түгелме? Без үзебез кемнәр?  Һәр яңа бүлмәдә сине менә шундый фәлсәфи сораулар көтеп тора.  Кайбер урыннарда тән чымырдый, күздән яшьләр килә, Сәйдәшнең акрын гына синең белән әңгәмә корганын ишетәсең. Заманга сылтап, Сәйдәштән ераклашканыңа, бүлмәңдә аның музыкасы инде күптән яңгырамаганына читенсенеп куясың. Спектакльнең төп символы – ак костюм. Нигә мәшһүр композитор һәр көн саен аны киеп театр янына килгән, ни теләгән, шул рәвешле кемгә нәрсә исбатлаган?! Бу сорауларга җавапны ахырдан Сәйдәшнең үзеннән ишетәбез.

Спектакль-лабиринт турында күбрәкне сөйләргә теләсәм дә, бу урында туктарга тиешмендер. Бар серләрне дә ачып, спектакльнең кызыгын җибәрергә хакым юк чөнки. Ә менә өйгә кайтуга Сәйдәш музыкасын кабызырга, балаларымны татарның музыкаль җаны, мәшһүр сандугачы белән мөмкин кадәр ешрак таныштырырга бурычлы икәнемне төгәлрәк аңлыйм хәзер. Киләчәк буын күңелендә дә Сәйдәш маршы яңгырарга тиеш!

Автор — Раилә Хәялиева;
Чыганак — «Сөембикә» журналы;
Тулырак —  http://syuyumbike.ru/news/proektlarybyz/uyanyrbyzmy-s..