90 СЕЗОН

Новости

Туфан Имаметдинов обещает представить спектакль «Идегей» к декабрю

Туфан Имаметдинов декабрь аенда «Идегәй» спектаклен чыгарырга вәгъдә итә

«Хан кызы Турандык» чыккач та без «Идегәй»гә тотынабыз. Әмма әлегә Идегәйне кем уйныйсын әйтә алмыйм. Күздә тоткан артистлар бар», диде Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов театрда яңа сезон ачылышына һәм «Хан кызы Турандык» премьерасына багышланган матбугат конференциясендә.

Театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин да Идегәй ролен кем башкарачагы турында кызыксынуын әйтте. Әмма әлегә бу сорауга анык кына җавап бирелмәде.

«Идегәй» әсәренең тексты бик матур һәм бик катлаулы. Ул текстны артист кына җиткереп бетерә алырмы? Без моның төрле юлларын уйлыйбыз», — дип аңлатты режиссер «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Туфан Имаметдинов «Идегәй» спектаклен оригиналга нигезләнеп куярга җыена.

Тинчурин театрына «Идегәй»не куяр өчен Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан грант бирелде.

 

Автор: Рузиля Мухаметова

Фото: Султан Исхаков

Источник: «Татар-информ»