90 СЕЗОН

Новости

Тормыш төбен күрер өчен бер адым да җитә (Автор — Рәйдә Нигъмәтҗанова, Чыганак — «Безнең гәҗит»)

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен 2019нчы ел авыр елларның берсе иде. Җәй аенда баш режиссерсыз калган театр, кыш башында үз «әнкәсен» Исламия Мәхмүтованы югалтты. Моңа да карамастан, тамашачы күңеленә хуш килгән спектакль куярга да, яңаларын чыгарырга да өлгерде алар. Шуңа да халык ел азагын ничек матур итеп төгәлләргә белми аптыраганда, Тинчуринлылар яраткан тамашачысын «Һәлакәткә бер адым» спектакленең премьерасы белән сөендерде. Бу ел азагы өчен менә дигән нокта булгандыр, мөгаен.

«Һәлакәткә бер адым» – драматург Зөлфәт Хәким пьесасы. Бу аның Тинчурин театры өчен куелган беренче эше. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, олпат драматургның әсәре моның киресен дәлилли. Хәер, Зөлфәт Хәким әсәрләрен укып үскән буын яхшы белә: аның иҗатында кырыс чынбарлык сурәтләнә. Әлеге әсәрдә дә шулай.

Әйткәнемчә, бу спектакль Тинчурин театрының 86нчы сезонында куелган дүртенче премьерасы иде. Яңа спектакльләр арта барган саен, театрга йөрүчеләр саны да ишәя. Әйтик, әлеге премьераның беренче көне аншлаг белән үтте. Тамашачылар арасында татар телен камил белүчеләр генә түгел, урыс теллеләр булуы да театр өчен «плюс». Моны театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов та дәлилли.

– Һәр вакытта да төпкә төшкәннән соң, очыш күзәтелә. Тормышта һәрчак шулай бит ул. Хәзер без, чын мәгънәсендә, югарыга үрмәлибез. Иң мөһиме, без татар телендә эшлибез, татар рухында эш итәбез. Бу спектакльне тәрҗемәдә тыңлар өчен алынган наушниклар санына гына килсәк тә, театрыбызга татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә йөри дигән нәтиҗә ясарга мөмкин, – диде театр директоры «Казанферст»ка биргән шәрехләмәсендә.

Пьесаның сюжеты гади – кешенең акча корбанына әйләнүе һәм ахырдан үз ялгышын аңлавы. Мондый кешелек «эволюциясен» чагылдырган әсәрләр бер бу гына түгел, билгеле. Шуңа күрә артистларның алга таба нәрсә әйтәчәкләрен дә, низагның ничек чишеләчәген дә билгеләргә мөмкин иде. Әмма спектакльнең режиссеры Лилия Әхмәтова тарафыннан сәхнәдә тудырылган «вакыт» образын алдан күзаллау мөмкин булмады. Кеше үз гомерендә бар нәрсәне дә төзәтә ала, барысын да кузгату мөмкинлегенә ия ул. Тик баш очында «тик-так» дип күчкән сәгать телләре генә кешенең көченә дә, акча янчыгына да буйсынмый.

Жанры буенча булган хәл дип билгеләнгән спектакльнең төп герое һәркем өчен кирәкле һәм мөһим нәрсә – акча. Юк, спектакль барышында кемдер акча ролен башкармый. Ләкин акча тутырылган янчык бөтен геройларны үзенә буйсындыра да, үзенең корбаны да итә, кеше тормышының астын-өскә китерә. Юл һәлакәтенә очраган егет янында яткан әлеге букчаны гаилә башлыгы Мисхәт өенә алып кайта. Анда биш миллион күләмендә акча булганын белә торып та, ул аны кире урынына алып кайтып куярга тели, ләкин аның хатыны Галия ирен «иярләп», күктән төшкән байлыкны яшерә. Шул көннән ир белән хатын тормышында кара полоса башлана.

Спектакль буе сәхнәдән керми торучы бердәнбер һәм үзәк герой – Мисхәт. Ул тормышның тәмен татып та карамаган ир буларак сурәтләнә. Хатыны сүзеннән чыкмаучы, гел йокы киеменнән йөрүче, күп вакытын караватта үткәрүче Мисхәт табылган акча рәхәтен күрергә дә сәләтле түгел. Бу рольне Хуҗа Насретдин кыяфәтендә күреп өлгергән Алмаз Фәтхуллин башкаруы да күпләргә яңалык. Гел көлдертеп һәм мәзәк сөйләп йөрүче Насретдин бер мизгелгә дөньядан туйган Мисхәткә әйләнә дә куя! Акчаны кире илтеп бирү һәм җаваплылыктан курку арасында бәрелеп йөргән герой әкрен генә тормыш төбенә тәгәри. Ул яраткан хатыны белән кызын да югалта, хәмер белән дә дуслаша. Әмма кешелеклелек сыйфатларын тулысынча югалтып бетергәннәрдән дә түгел ул. Аның күңелендә юл һәлакәтендә имгәнгән егеткә карата жәлләү хисе яши. Өстәвенә, ул үзенең гаебен дә таный, әмма акча бу очракта аны сынау өчен юлына очраган, беркемгә кирәк булмаган кәгазь кисәге генә булып кала бирә. Акча Мисхәткә тынычлыгын да, юл һәлакәтенә эләккән егетнең үлгән баласын да кире кайтара алмый… Ахырдан исә, бар да үз урынына кайта һәм бу вакыйга геройларны үзгәртә, яшәү ямен, тормыш тәмен аңларга өйрәтә.

Нәкъ шулай гади кешенең ниндидер начар юллар аркылы тормышның мәгънәсен аңлавы сәхнәдә күрсәтелә. Бер карашка, дөньяда була торган хәл. Бүгенге көндә көпә-көндез бик торган йорт ишегеннән кереп тә, булган мал-мөлкәтеңне урлап чыгып китәргә мөмкиннәр. Тормышта исә һәм табылган йөз тәңкәгә дә урын табыла. Ни өчендер, адәм баласына бәхетнең бәхет икәненә төшенү өчен дә йөз кат иләк аша узарга туры килә. Юкса, һәлакәткә түгел, туры юлга басар өчен дә бер адым атларга кирәк бит. Шуны күрсәтергә теләгән Зөлфәт Хәким дә үз максатына ирешкән.

Автор — Рәйдә Нигъмәтҗанова,

Фотограф — Салават Камалетдинов,
Чыганак — «Безнең гәҗит»
https://beznen.ru/basma/2020-01/tormish-toben-kurer-ochen-ber-adim-da-cite/