90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театры Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган моноспектакль чыгара («Татар-информ», автор — Рузилә Мөхәммәтова)

Тинчурин театры детектив моноспектакль чыгара. Әсәр Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган.

«Спектакльнең үзенчәлеге актерда. Моноспектакльгә алыну өчен зур тәвәккәллек кирәк. Кешеләр аңа алынмый. Сәгать ярым эчендә тамашачының игътибарын җәлеп итеп фикерне җиткерергә тиешбез. Рөстәмнең моны башкара алуын күрдек», — диде спектакльнең режиссеры Марсель Мәхмүтов.

«Спектакль актер өчен язылды. Сюжеты тормыштагы вакыйгаларга нигезләнмәгән, тулысынча уйлап табылган. Теманы да режиссер һәм актер белән бергә билгеләдек», — диде автор Лилия Сәләхетдинова.

Рөстәм Гайзуллин моноспектакльдә уйнау үзенең хыялы булуын әйтте. «Моңарчы татып карамаган, тотып карамаган әйбер иде бу. Әмма асылына төшенә башлагач башка төсле дә уйлый башлыйсың икән», диде ул.

«Бу спектакль чыгып карасын да алга таба эшне традицион форматта дәвам итергә иде. Артистның шәхси репертуарында моноспектакльләр күп булырга тиеш түгел», диде ул.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов бу спектакльнең 2019 елның сентябрендә үк куелырга планлаштырылган булуын билгеләп үтте. «ТР Театр әһелләре берлегенең хәер-фатихасы да алынган иде. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында ул вакытта куелмады», — диде.

Премьера 13 апрельгә билгеләнгән.

Автор — Рузилә Мөхәммәтова;

Фотограф — Султан Исхаков;

Чыганак — «Татар-информ»,  https://tatar-inform.tatar/news/culture/08-04-2021/tinchurin-teatry-r-st-m-gayzullin-chen-mahsus-yazylgan-monospektakl-chygara-5818369

Дата: 08.04.2021