90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театры лабораториядә куелган эскизларның икесен спектакль итеп үстерәчәк («Татар-информ», автор — Рузилә Мөхәммәтова)

“Алкыш” – Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I коллаборацион театраль лаборатория-семинар.

Тинчурин театрында «Алкыш» иҗат лабораториясе кысаларында күрсәтелгән эскизларның икесен спектакль итеп репертуарга алу турында сүз бара.

«Әлегә кайсыларын алачыгыбызны әйтә алмыйм. Бу эскизларның башкаларын да башка театрлар алыр дип уйлыйм. Безнең лаборатория башка театрлар өчен файдалы булыр — алар да карарга килә», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Беренче максатыбыз — драматургларны кузгату иде. Барысы да шуннан башланды», — дип дәвам итте директор. Ул лаборатория өчен бары тик бүген иҗат итә торган татар драматургларының әсәрләре алынуын ассызыклады.

«Алар үз эшләрен читтән күреп бәя алгач селкенеп китәләр. Кичә эскизы күрсәтелгән Зиннур Хөсниярнең күзләре очкынланды», — ди ул.

Театр дүрт көн дәвамында татар драматургларының биш пьесасы буенча эскизлар күрсәтә. Проектка Мансур Гыйләҗев, Зиннур Хөснияр, Салават Юзеев, Зөлфәт Хәким һәм Ркаил Зәйдулла әсәрләре алынган.

Эскизлар куючы командага режиссер белән бергә композитор һәм сценограф та кертелгән. Эскиз музыка белән декорация белән тәкъдим ителә.

«Алкыш» — Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I коллаборацион театраль лаборатория-семинар. Иҗат лабораториясе иртәгә түгәрәк өстәл белән тәмамлана.

Автор — Рузилә Мөхәммәтова;

Чыганак — «Татар-информ», https://tatar-inform.tatar/news/culture/28-04-2021/tinchurin-teatry-laboratoriyad-kuelgan-eskizlarny-ikesen-spektakl-itep-ster-ch-k-5821515

Дата: 27.04.2021