90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театрының «Өч аршын җир» спектакле Тукай премиясенә тәкъдим ителә (Автор — Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак — «Татар-информ»)

Тинчурин театры үзенең Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектаклен Тукай премиясенә тәкъдим иткән. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” спектаклен режиссер Илгиз Зәйниев чыгарды. Композитор – Эльмир Низамов. Спектакльнең премьерасы 2019 елның 29 ноябрендә булды.

Театр Тукай премиясенә спектакльдә төп геройларны уйнаган актерларын тәкъдим иткән. Болар – ике составта өлкән Мирвәли белән Шәмсегаянны уйнаган артистлар.

Мирвәли ролендә – Ренат Шәмсетдинов белән Ирек Хафизовлар иде. Шәмсегаян – Зөлфия Вәлиева белән Гөлчәчәк Хафизова.

Бүген Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителүнең соңгы көне. Тукай премиясенә кандидатлар исемлеген комиссия формалаштыра һәм фикер алышу өчен халыкка тәкъдим ителә.

Автор — Рузилә Мөхәммәтова,

Чыганак — «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/culture/15-02-2020/tinchurin-teatryny-ch-arshyn-ir-spektakle-tukay-premiyasen-t-k-dim-itel-5722862