90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театрында “Театр – All Inclusive” фестивале!

16-18 нче май, 10:00 сәгатьтә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, “Ак Барс Созидание” Хәйрия фонды белән берлектә, чираттагы “Театр – All Inclusive” — мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләре Республика фестивале үтәчәк. Сәламәтлеге чикләнгән балаларны иҗади сәләтләрен үстерү аша сәламәтләнергә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү максатыннан уздырылучы әлеге фестивальдә театрыбызда уңышлы эшләп килүче “Могҗиза” театр студиясе дә чыгыш ясаячак.