90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театрында Гүзәл Гарәпшинаны 55 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр!

6 нчы мартта Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гарәршинага 55 яшь тулды. Шул уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында И.Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Син бит минем бергенәм” бенефис-спектакле күрсәтелде. Әлеге мелодрамада юбиляр Әкълимә ролен башкарды. Кичәдә Гүзәл Мөдәррис кызын җитәкчеләр, дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре тәбрикләде. Алар тамашачы күңелен яулаган артисткабызга сәламәтлек, бәхет һәм яңа иҗади үрләр теләде.