90 СЕЗОН

Новости

Теләчедә якташ артистлар белән очрашу узды!

Бүген Теләче районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә якташ театр артистлары белән очрашу үтте. Әлеге җылы һәм тансык чарада Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов һәм артист Айдар Фәтхрахманов мәктәп театрларының нәни талантлары, аларның укытучылары, авыл мәдәният йортлары һәм клублары каршында эшләп килүче Халык театрлары җитәкчеләре белән аралашты. Җанга рәхәт бу чара Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлеге (җитәкчесе Алисә Дәүләтшина) һәм районның “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте (җитәкчесе Зөлфия Ибраһимова) тарафыннан оештырылды.