90 СЕЗОН

Новости

Театр журналистлары клубы!

Кадерле дуслар! 17 нче март, 16.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан Театр журналистлары клубында Филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Мәгъсумҗан улы Закирҗанов “Драматургия нигезләре” дигән темага лекция укыячак. Теләгегез булса – рәхим итегез!
Керү – театр кассасы ягыннан. Аккредитация 16 нчы мартка кадәр түбәндәге контакт буенча үтә: abrarova01@yandex.ru .