90 СЕЗОН

Новости

“Театр журналистлары клубы” утырышы!

30 нчы мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан “Театр журналистлары клубы” утырышы булды. Театр сәнгатен яктыртучы журналистларны барлау һәм үстерү максатыннан барлыкка килгән клубның чираттагы утырышында театр тәнкыйтьчесе Нияз Рәүф улы Игъламов “Театр һәм журналистика” дигән темага лекция укыды.