90 СЕЗОН

Новости

«Театр журналистлары» клубында Нияз Игъламов белән очраштык! («Идел», автор — Илүзә Ибәтуллина)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры башлап җибәргән «Театр журналистлар клубы»на йөрүебезне дәвам итәбез.

30 мартта «Театр журналистлары клубы»ның өченче очрашуы үтте. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов журналистларга “Театр һәм журналистика” дигән темага лекция укыды. Ул университет еллары, әтисенең авыруы сәбәпле читтән торып укуы, экзаменнар бирүе турында да искә алды.

Лекциядә театр белән журналистиканың төп кисешкән ноктасы турында сүз барды. Кунак яшь «тәнкыйтьчеләргә» спектакль карарга кереп утыруга, игътибарны кая юнәлтергә, спектакль барышында, мәкаләне язу, тәмамлау алдыннан нәрсә турында уйларга һәм нинди өлешләренә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге буенча киңәшләрен бирде.

Нияз Игъламовның һәр укучының соравына тулы итеп җавап бирергә тырышуы, һәр әйткән сүзен тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләп баруы аеруча да сокландырды. Ахырдан истәлеккә фотога да төшергә өлгердек.

Автор — Илүзә Ибәтуллина;

Чыганак — «Идел» журналы, http://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/teatr-zhurnalistary-klubynda-niyaz-igblamov-beln-kreshtek

Дата: 31.03.2021