90 СЕЗОН

Новости

Театраль Сабан туенда көрәш батырына быел да машина куела («Татар-информ», автор — Рузилә Мөхәммәтова, 07.08.19)

 

Театраль Сабан туенда көрәш батырына быел да машина куелаТеатраль Сабан туе 17 августта Теләче районында үткәрелә.

Театраль Сабан туенда көрәш батырына быел да машина куелачак. Бу хакта Республика театраль Сабан туеның төп оештыручыларының берсе – Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте.

Быел Татарстан театрлары Сабан туе Теләче районы чакыруы буенча шушы районда үткәрелә. Аның көне 17 август дип билгеләнгән. Оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Теләче районы хакимияте. Башлана – 11.00 сәгатьтә.

«Теләченең Сабан туе мәйданы бик зур һәм ул юл буенда уңайлы урында урнашкан. Арасы — Казаннан 80 км ераклыкта. Теләче районының Мәдәният бүлеге белән белән бергәләп эшлибез, район бик булыша. Башка район җитәкчеләренең дә, төрле министрлыкларның да кызыксынуы зур – төрле район башлыклары һәм министрлыклар үз призларын куячаклар. Көрәш батырына традицион машина куела”, — диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Быелгы Сабан туеның яңалыгы буларак, мәйданда театрларга үз тамашачысы белән аралашып сөйләшү өчен Чәй урыны оештырыла. Биредә тамашачы үзе яраткан артистлар белән фотога да төшә алачак. Аркан тартышу кебек алдагы елларда зур кызыксыну тудырган уеннарга игътибар артачак, алар параллель бармаячак, бөтен тамашачы карый алырлык итеп оештырылачак. Уеннар өчен намуслы хөкемдарларны Теләче районы бирә.

Быел Сабан туе белән эстрада артистлары кызыксынган. Хәмдүнә Тимергалиева, Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов һәм башкалар булачак. Салават Фәтхетдинов ул көнне үз концерты булуга карамастан килергә тырышачагын әйткән.

Театрлар сабантуена 900ләп артистлар һәм театр хезмәткәрләре катнашуы көтелә.

7 август 2019, 16:24 , Фото: архив/Рамиль Гали

Автор — Рузилә Мөхәммәтова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191155/