90 СЕЗОН

Новости

“Сәйдәш. Йокысызлык” – “Нәүрүз” театр фестивалендә!

7-13 нче июньдә Казанда Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтәчәк. Шул уңайдан, 7 нче июнь, 12.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә, Тинчурин театры “Сәйдәш. Йокысызлык” спектаклен күрсәтә. Дуслар! Татар композиторы Салих Сәйдәшевнең эчке кичерешләренә корылган “Сәйдәш. Йокысызлык” лабиринт спектакленә рәхим итегез!