90 СЕЗОН

Новости

Студентларның Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашуы узды (КФУ, автор — Зәринә Хуҗина)

26 нчы май көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашу булып узды.  Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган Нәбирә Гыйматдинованың «Утка очкан күбәләктәй…»  спектакле турында 10.2-801, 10.2-002 төркем студентлары (кураторы Гайнуллина Гөлфия Рәсилевна) артистлар белән бергәләп сүз алып бардылар.

Спектакльнең режиссеры Зөфәр Харисов, Яшь Мөнәвәрә ролен башкаручы Лилия Камалиева  һәм Сәфәрне уйнаучы Салават Хәбибуллин  студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Очрашуны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов алып барды.

Зөфәр Харисов иң башта ук Нәбирә Гыйматдинованың ир- атның хатын -кызга һәм хатын-кызның ир-атка булган мәхәббәтен бертигез дәрәҗәдә аңлап-белеп язуын әйтеп узды.

«Күп вакыт мәхәббәт сүзләре әйтелми, ә мәхәббәт хисләре күңелдә генә кала. Аларны я әйтә алмыйсың, я ояласың. Нәбирә шуларның барысын да бөртекләп-бөртекләп, нечкәлекләренә хәтле аңлатып яза һәм геройлары аша укучыга җиткерә. Табигатьне саклау, кеше мөнәсәбәтләре, гаделлек, тугрылык мәсьәләләрен  дә бу әсәрендә бик ачык чагылдыра», — ди ул.

Тәслимә Хәләф инсценировкасы  буенча Мөнәвәрә юлчыны атып үтерә. Тик  режиссер аны башкачарак итеп үзгәртә.

«Тәслимә апабыз Мөнәвәрә юлчыны атып үтерә дип язган. Ул бер караганда дөрес тә, чөнки юлчы гомере буе качып яшәргә тиеш була, ә Мөнәвәрә аны газаптан коткара. Тик минем башка нишләп ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган әйберне үтәргә тиеш дигән уй килде. Бары тик Аллаһы Тәгалә гомерне бирә һәм ул гына алырга тиеш бит », — дип аңлатты  Зөфәр Харисов.

Салават Хәбибуллин исә, үз героен аңлар өчен,  Лаеш районы урманчылыгына шалтыратып, урманчы белән очрашкан.

«Бу образга килгәндә, иң беренче чиратта урманчының кем икәнен, аның хисен, уйларын белергә кирәк, шуңа да урманчыдан бу турыда сорашырга булдым.  Икенчедән, Сәфәр образындагы  кырыслык кирәк, аны мин энекәшемнән алдым. Өченчедән, партнерымның образы аша үземнең образны якыннанрак ачтым. Бу әсәрне укыгач, аңламасам да, мин аңа гашыйк булдым. Чынлап та, хатын-кыз шуның кадәр көчле зат. Мин әле дә  уйнаганда бу әсәрдә яңалык ачам. Ни генә булмасын, хатын-кыз барыбер мәхәббәткә тугры кала, ир-атка түгел, ә мәхәббәткә», — дип сөйләде актер.

Лилия Камалиева Яшь Мөнәвәрә ролен уйнаячагын белгәч, бик сөенгән. Алга таба борчылу хисләре дә кичергән.

«Әлеге әсәрне укып чыкканнан соң, мин бу образны борчылып кабул иттем. Минемчә, артист кеше борчылырга да тиеш, чөнки борчылганда бөтен почмаклардан үзеңнең башыңны җилтерәтә башлыйсың. Мин образга борчылып тотынам икән, димәк, бу миңа ошый дигән сүз. Ә үз героеңны халыкка җиткергәч, син шундый җиңел сулап куясың һәм күңелгә рәхәт булып китә»», — дип бүлеште ул хис-тойгылары белән.

Бу кызыклы очрашу студентларга бик ошады, алар артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр,  аңлашылмаган сорауларга җавапларын таптылар, артистларга иҗат уңышлары теләделәр.

Чыганак: 10.2-801 төркем студенты Зәринә Хуҗина

Дата: 27.05.2021