90 СЕЗОН

Новости

Салават Хәбибуллин “Татарстан радиосы”нда кунакта!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының талантлы артисты Салават Хәбибуллин «Яшьлек сәхнәсе» тапшыруы кунагы. Әлеге проект ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән эфирга чыга.
Дуслар! Тапшыруны 10 нчы июль, 13:10 сәгатьтә, тыңларга онытмагыз! (Казан 99,2 FM).
Тапшыруны шулай ук интернет аша онлайн тыңларга да мөмкин!