90 СЕЗОН

Новости

Салават Хәбибуллин: «Бик тиз гашыйк булам» («Ирек мәйданы», автор — Лилия Йосыпова)

Иҗат, сәнгать кешеләре, гадәттә, нечкә күңелле була. Син ничек?
— Юк, мин алай яшь күрсәтеп утыра торган егет түгел. Авырлыкларга да көлеп карый беләм. Бер ягым бар: бик тиз гашыйк булам. Мәктәп баласымы ул, кияүдәге апамы, студент кызмы… — төрлесе булырга мөмкин. Аралашасы, күрешәсе килә. Әмма ярамаганны белеп, үземә кысаларны куям, хисләрне тыеп кала алам.

— Энеңә юл биргәнсең. Үзеңнең өйләнү күренмиме соң?
— Якын арада юк әле. Башта бергә гаилә корырдай кыз табарга кирәк. Ашыгыч карарлар кабул итәсем килми. Уйлап эш итәргә кирәк. Аралашып йөргән кызлар бар… Әни авылдан чыкканын сайларга куша, үзебезгә якын-тирәләрдән булса да яхшы, ди (көлә).
— Артист булуын теләмисеңдер?
— Юк. Эштән кайткач, өйдә хатының елмаеп каршы алса, кайнар аш көтеп торса, рәхәт инде…

Автор — Лилия Йосыпова;
Тулырак — «Ирек мәйданы» газетасының 26 март, 2020 елгы саныннан укый аласыз.