90 СЕЗОН

Новости

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 25 нче мартта, Татарстанның атказанган артисткасы Нурия Хаммат кызы Вәлиеваның туган көне. Әгәр исән булса, бүген аңа 74 яшь тулган булыр иде…
Нурия Вәлиева 1947 нче елның 25 нче мартында Кукмара районы, Зур Кукмара авылында туа. Бик яшьли ятим калып, әбисе тәрбиясендә үсә. 1963 нче елда ул Г.Йосыпов тарафыннан Әлмәт театры каршында оештырылган студиягә кабул ителә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, иҗат юлын Әлмәт театрында башлый. 1979 нчы елда яшь артистка бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Театрда эшләү дәверендә Н.Вәлиева Рәшидә (А.Гыйләҗев «Ефәк баулы былбыл кош»), Настя (К.Тинчурин «Хәйләсез – дөнья файдасыз!»), Мәдинә (М.Кәрим «Җәяүле Мәхмүт»), Мәрьям (Г.Зәйнашева «Гайфи бабай, өйлән давай!»), Фәрхи (К.Тинчурин «Сүнгән йолдызлар»), Бибинур (Р.Сәгъди «Яз галәмәте») һәм башка кабатланмас рольләре белән тамашачы күңелен яулады.
Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Нурия Хаммат кызы Вәлиеваның рухы шат булсын! Яраткан артисткабызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…