90 СЕЗОН

Новости

Рөстәм Гайзуллин: «Холкым — «һава торышы»: вулкан ата да, тынычланам» («Шәһри Казан», автор — Лилия Локманова)

К.Тинчурин театры сәхнәсендә «Карурман» спектакле премьерасында театрның әйдәп баручы артистларының берсе Рөстәм Гайзуллин тамашачыга бөтенләй дә икенче яктан ачылды. Артист үзе дә, бу рольне башкачарак, бөтен күңелемне биреп башкардым, ди

Театр
Быел бу – театр тарафыннан чыгарылган дүртенче спектакль. Шуны да әйтергә кирәк: баш режиссерсыз калган театр өчен бу зур күрсәткеч дип бәяләнә.
Соңгы премьера тамашачыны аеруча да шаккатырды. Үзгә жанрда иҗат ителү өстенә, ул миллилекне дә, актерларның осталыгын да, рәссамның, режиссерның, авторның да тырыш хезмәтен күрсәтте.

– Гадәттә приказ чыга, рольләрне бүләләр һәм пьесаны тоттыралар да укый башлыйсың. Ә бу очракта Резеда (спектакль режиссеры Резеда Гарипова. – Авт.), бу проектта эшлисең киләме, дип, үзе башта миңа мөрәҗәгать итте. Артист кешедән ничек инде, телисеңме-те­ләмисеңме, дип сорап була. Яңа роль ул – артист өчен һәрвакыт зур шатлык. Эзләнүләр барды, әлбәттә. Спектакльнең жанры гына түгел, эшләү процессы да ничектер үзенчәлекле булды. Бөтен коллектив бергә «кайнап», эш процессы сизелми дә калды. Башта бик борчылган идем инде. Чөнки Даян би роле спектакльнең беренче өлешендә генә була. Режиссерга шаярып, әллә икенче өлештә дә өрәге итеп булса да кертикме соң, дип тә карадым. Шул кадәр әзерләнү кызганыч бит. Образны спектакль ахырына онытырлар, дип борчылдым. Шикләр урынсыз булган, – ди Рөстәм Гайзуллин.

Хәтта хезмәттәшләренең дә: «Гайзуллинның мондый тирән эш­ләгәне юк иде әле», – дип әйтүе Даян образын тудыру өчен аңа иң зур бәядер, мөгаен.
…Иҗат юлын Рөстәм Гайзуллин Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында башлый. Анда ул өч ел эшли.
– Тормышның ул этабы бик кыс­ка булды. Тинчурин театрында эшли башлавыма исә 14 ел була, гомер буе биредә эшләгән кебек хәзер. Әлбәттә, өч ел бөтенләй эзсез калды дип булмый. Ул минем актерлык осталыгын арттырмаса да, тормыш тәҗрибәсе бирде. Яшь чак, ниндидер бәлки тәртипсезлекләр дә кылынгандыр. Яшьләр тиз кызып китүчән, амбициоз, дорфарак була. Ул театрда эшләвем миңа бераз басылырга ярдәм итте. Хәзерге көндә миндә булган актер этикасын өйрәнергә булышты, – ди Рөстәм.

Радио
Рөстәм Гайзуллин 2012 елдан алып радиода эшли. Һәр иртә «Болгар радиосы»н кабызучылар Рөстәм тавышы белән уяна. Ул бирегә танышлык аша да, кастинглар үтеп тә килми. Ул вакытта радио җитәкчесе булган Илнур Фәйзрахманов чакыра аны.

– Уйлап та тормадым, чакыргач килдем. Ни өчен мине чакырдыгыз, дип сораганым да булмады. 2012 елның 2 гыйнварыннан «Чәкчәк-шоу» башланып китте. Аннан составлар алышынды. Проект биш елдан артык барды. Радио-проект өчен моны хәйран озын гомер дип саныйм. Бер ел пауза алып тордым да радиога кире кайтырга туры килде. Күңел таләп итә башладымы шунда… Беренче яртыеллыкта ял иттем кебек. Биш ел көн саен иртәнге 6га эшкә килергә кирәк иде бит. Бераз кыйбла да югала башлаган төсле иде. Әмма бер елдан соң күңел барыбер үзенекен итте. Өстәвенә гел тәкъдимнәр дә булып торды. Башта, кырт кисеп, «юк» дип әйтә идем. Аннан соң, тукта әле мин әйтәм, радионың нәрсә икәнен дә белмичә эшкә килеп, күңелгә хуш килгән икән, бу да юкка түгелдер инде, – ди радиодагы хезмәте хакында Рөстәм.

Дөрес, ул моның җиңел эш булмавын да кире какмый. Кичке спектакльләрдән соң, кайчагында исә бөтенләй, гастрольләрдән кайтып, төнлә радиода гына берничә сәгать йоклап та эфирга чыккан вакытлары да булгалый. Әмма Рөстәм зарланмый.
– Туры эфирда эшләү – үзе бер спектакль бит инде ул. Микрофонны кушып эшкә кереп китү – могҗиза кебек. Йокың туймаса да, башка тормыш белән яши башлыйсың. Минем йокым туймаганга меңләгән, миллионлаган тыңлаучының ни гаебе бар?

Автор — Лилия Локманова;

Чыганак — «Шәһри Казан»,  http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kholkym-ava-toryshy-vulkan-ata-da-tynychlanam

Дата: 26.03.2020