Новости

Режиссер Резеда Гарипова: “Тамашачының җан сусавын баса алабызмы – билгесез” («Ватаным Татарстан», автор — Лилия Гыймазова)

Режиссер Резеда Гарипова: “Тамашачының җан сусавын баса алабызмы – билгесез”

Тинчурин театры 87 еллыгын билгеләп узды. Күпме сынаулар инде үтелгән, ә күпмеләре әле алда көтә. Театрның катлаулы юлы, замана җилләре турында без Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова белән сөйләштек. Театрда булган һәм хәзер бара торган үзгәрешләр турында ниләр уйлый ул? Шоу һәм феминизм татар театрына үтеп кердеме? Бүгенге спектакльләрнең уңышы нидә? Без аннан әнә шуларны белештек.

“Шоу аша җәмгыятьтәге проблемаларга якын килергә кирәк”

– Сез яшь, сез – хатын-кыз. Режиссер буларак, Тинчурин театры труппасы белән эшләү авыр түгелме? Бу факторлар идарә эшендә нинди дә булса роль уйныймы?

– Беренчедән, мин труппа белән идарә итмим. Театр эчендә барган процесслар өчен дә җаваплылык минем өстә түгел. Яшькә килгәндә, соңгы арада режиссерларның яше кимеде бит. Бу өлкәдә эшләүче яшьләр саны көннән-көн арта. Ә хатын-кыз булуым, киресенчә, ярдәм итә, чөнки мин труппага гаиләмә караган кебек карыйм. Хәер, профессияләрне җенси яктан бүлеп карау дөрес түгел ул, миңа калса. Кеше – йә профессионал, йә профессионал түгел. Яхшы спектакль кую өчен, актерларны, нинди булуына карамастан, үзеңнең идеяңә, тамашачыга әйтергә теләгән фикереңә ышандырырга кирәк.

– Ә менә сез әйткән профессиональлек еллар узу белән яуланамы, әллә Ходайдан бирелгән сәләтме ул?

– Минемчә, тәҗрибә кирәк. Тинчурин театрына мин 2012 елда килдем. Декрет ялына киткәнче, мин баш режиссер (ул елларда әлеге вазыйфаны Рәшит Заһидуллин башкара иде – ред.) ярдәмчесе булдым, беренче биш елымда режиссер булырга өйрәндем генә. Техник яктан да, теманы ачуда да осталыкларым бар иде, тик ул чакта ук чиста сәнгать тудыру өчен бик күп тырышырга кирәклеген аңладым. Остазым Рәшит Заһидуллинга рәхмәт, чөнки гел алдыма авыр бурычлар куйды. Мәсәлән, театрга килүгә үк, мин сәхнәгә “Сүнгән йолдызлар”ны чыгарырга тиеш идем. Яңа гына институт бетергән, татар театрының сулышын да, тамашачысын да белмәүче яшь кыз өчен бу җиңел булмады. Хәзер мин аны бөтенләй башкача эшләр идем. Ләкин мондый бурычлар, киртәләр ул чакта миңа бик кирәк булган.

– Татар театры, тамачашы үзгәрдеме? Шул ук Сез эшли генә башлаган чор белән чагыштырсак.

– Үзгәрде. Театр гына түгел, үзгәрешләр һәр өлкәдә бар. Яшьләр килә — карашлар үзгәрә. Ә тамашачыга килгәндә, аны хәзер шаккаттыру бик авыр. Бүген бар кеше дә Интернетта, күп күрә, белә, чагыштыра. Татар театрына яңалык эзләп түгел, җан сусавын басарга килә халык. Моны мин өлкәннәр арасында гына түгел, яшьләрдә дә сизә башладым. Татар төркемендә укучы студентларым да “Сусыйбыз, җанны сугарырдай нидер җитми” диләр. Тик без тамашачының җан сусавын баса алабызмы – менә анысын әйтү авыр. Юк кебек. Кеше театрдан күпне өмет итеп, кайчандыр сәхнәдә Әлмәндәрне күргәннәр ул вакыттагы хисләрне кабаттан кичерергә теләп килә. Ә аларны башкача фикерләргә мәҗбүр итәләр, нәтиҗәдә тамашачы теләгәнен алмыйча кайтып китә.

– Аңа бит җаны сугарыр нидер генә түгел, шоу да кирәк. Һәм бу шоу театрларга да үтеп керә башлады. Моңа ничек карыйсыз?

 “Шоу” төшенчәсе бүген генә барлыкка килмәгән, ул инде Шекспир заманнынан ук килә. Татар театрына аны беренче музыкаль драма белән Кәрим Тинчурин кертеп җибәргән. Менә хәзер бу күренеш яңадан кайтты. Тамашачыга җиңеллек кирәк. Ләкин яхшы визуаль план белән яхшы мәгънә салынган әсәрне берләштереп эшләргә дә мөмкин бит. Заманында Тинчурин куйган “Зәңгәр шәл” кебек. Шоу өчен шоу ясарга түгел, шоу аша җәмгыятьтәге проблемаларга якын килергә кирәк.

“Яшерен-батырын түгел, тамашачыга фаст-фуд ашатучылар җитәрлек. Ләкин кеше бит аннан туя, аның затлы ризык та татып карыйсы килә башлый. Сыйфат ягын кайгыртучылар да тамашачыга сайлау мөмкинлеге булдырса, бәлки, ул якны ешрак сайларлар, ә фаст-фуд ясаучылар аларга тартылыр иде?”

– Тамашачы бит театрга актерлар өчен дә йөри. Кайчандыр театр, актерлар өчен сәхнә сүзе – иң мөһим әйберләрнең берсе булуын әйткән идегез. Безнең актерлар сөйләшә беләме?

– Белми. Безнекеләр генә түгел, бу тенденция рус театрларында да күренә. Театр сәхнәсендә микрофон куллану нормага әйләнеп бара. Әмма актерның сәхнәдә пышылдавы да ишетелергә тиеш һәм бигрәк тә – аның тамашачысына нинди мәгънә, эчтәлек җиткерүе. Безнең театрга килсәк, Рәшит Муллагалиевич буыны сөйләшә белә әле. Ул заманында сөйләмгә бик зур басым ясаган иде. Ә, гомумән, театрны алсак, бу – заманның бик зур проблемасы.

Быел Казан театр училищесында яңа курс тупладык. “Татар театрында татар телендә уйнавыгыз өчен горурлана торган актерлар булсагыз иде”, — дидем аларга беренче көнне үк.

Бу 18 студентны уку елы башында ук Татар китабы йортына Луиза Янсуар янына дәресләргә алып килдем. Күптән кулыбыз кычыта иде моны эшләргә. Үз милли әдәбиятын, сәнгатен, тарихын яхшы белгән, сөйләм культурасын үзләштергән яңа буын тәрбиялисе килә. Мөстәкыйль фикерли торган, һәр нәрсәгә үз карашы булган. Интенсив курс бара: 2 айда борынгы һәм урта гасыр әдәбиятын өйрәнделәр, текстларны укып, сүзлекләр төзеп, “читка”лар ясап, уйнап карап. Икенче дәрестә үк Луиза аларга Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен заманча куйсагыз, ул нинди жанрда булыр иде” дигән бирем бирде. Мюзикл да бар иде анда, фэнтези да… Әмма үзебезнең милли материалда, аны энәсеннән җебенә төшеп укып, үзләштереп.

“Янында ир-ат булмаса, хатын-кыз кулына кылыч ала…”

– “Карурман” турында сөйләшик әле. Мондый жанрның күренгәне юк иде. Нинди юллар үтеп менде ул сәхнәгә?

–  “Карурман”ны язган чакта, аны театр сәхнәсенә күтәрербез дип уйламадык та. Минем, гомумән, декрет ялыннан чыккач, Тинчурин театрында эшләвем сорау астында тора иде. Тамашачыга әйтер сүзем юк кебек тоела башлаган иде. Театрдагы үзгәрешләр, Рәшит Заһидуллинның куылуы да йогынты ясады. Театрның нинди юнәлештән баруы аңлашылмый иде. Хәер, бу әле дә аңлашылмый. Ләкин мин язарга теләдем, өстәвенә шул чакта Луиза белән бер якка каравыбызны, уй-максатларыбызның бер булуын аңладык. “Карурман”ны язганда, үзебезнең мифларны, татар теленең югарылыгын, сәхнәдән мондый тел белән дә сөйләшеп булуын күрсәтергә теләдек. Һәм мин тамашачыга әйтер сүзем булуын аңладым. Һәрхәлдә, кәгазьдә әйтер сүзем бар иде. Режиссер буларак, мин “Карурман”га бик куркып алындым. Ләкин ул миңа халыкка нәрсә әйтергә теләвемне төгәл ачыкларга ярдәм итте.

– “Карурман”ның авторлары, режиссеры, композиторлары, төп герое – хатын-кызлар. Шуннан чыгып, феминизмга карата мөнәсәбәтегез кызыклы. Әсәрне язар алдыннан, татар феминизмы тарихына мөрәҗәгать иттегезме?

– Дөресен генә әйткәндә, “Карурман”ны эшләүчеләрнең күпчелеге хатын-кыз булуы – бик очраклы хәл. Тәнкыйтьчеләрнең фикерләрен укыгач, без шаккаттык, чөнки күпләр спектакльне феминистик идеяларгә нигезләнеп язылуына басым ясады. Ә төп героиняга килгәндә, ул дөнья белән җимерү, басып алу сәясәте аша түгел, ә аны гармониягә китерү аша идарә итә алырдай зат. Минем өчен феминизм – ул кылычлы хатын-кызлар. Ә Җәйран кылычка кагылмый. Мин үзем дә Җәйран яклы: хатын-кызның көче – сугышсыз җиңә белүдә. Аның төп бурычы – бала табу. Әйе, хатын-кызлар ирләрдән көчлерәк булуы белән килешәм, ләкин янында ир-ат булмаса, аңа ул кылычны кулына алырга туры киләчәк.

“Без күп нәрсәне белмибез әле…”

– Бүген спектакльнең уңышы нәрсәләргә бәйле?

– Яхшы рекламага. Сизгәнсездер, ахыргы елларда театрларда бер төрле темага нигезләнгән охшаш эчтәлектәге спектакльләр куела. Ләкин берәүләре зур вакыйгага әверелә, ә икенчеләрен – сизмиләр. Кызганыч, әмма болар барысы да пиар белән бәйле.

– Бу уңыш серен Тинчурин театры яхшы белә дип уйлыйсызмы?

– Безнең театрның өйрәнергә кирәкле өлкәләре шактый әле.

– Уңышлы спектакльләр булды бит. Рәшит Заһидуллин эшләгән чорда, мәсәлән. Тик бүген алар берәм-берәм репертуардан төшеп калып бара. Моның сәбәбе нидә?

– Белмим. Мин үз спектакльләрем өчен генә җавап бирә алам.

– Ә кем белә соң?

– Театрның директоры бар бит. Без – штаттагы гади эшчеләр генә.

– Сез моның белән килешәсезме?

– Әгәр Рәшит Муллагалиевич куйган спектакльләр турында әйтсәк, килешмим. Халык та сорый. Ләкин безнең директор театрны инде 15 ел дәвамында җитәкли. Ул театр белән идарә итә белмәсә, тамаша залы инде күптән буш булыр иде.

– Ә сезгә баш режиссер булырга нәрсә комачаулый?

— Минем хәзерге вакытта конкрет идеяләрем һәм максатларым иҗат өлкәсенә юнәлтелгән: декабрьдә яңа премьера чыгарырга әзерләнәбез… Әйбәт тандемнар бүгенге театр дөньясында – бик сирәк күренеш. Тик театрда нәкъ менә тандем булырга тиеш. Бөтен дәрәҗәләрдә дә: автор белән режиссер, режиссер белән команда, иҗат төркеме белән администрация арасында. Соңгысы – иҗат төркеме һәм администрация тандемы – театрның җәмгыятьтә һәм мәдәни контекстта тоткан урынын билгели. Әгәр ул тандем булмаса, уртак бер стратегия, кыйбла да булмый. Безнең театрга мин әнә шул гармонияне телим.

Театр администрация һәм баш режиссер арасында конфликтлар булмаганда гына эшли ала. Баланс бозылса, театр барган юнәлешеннән тайпыла. Ләкин безнең театрның юнәлеше элек тә аңлашылмады, хәзер дә аңлашылмый. Бездә һәрвакыт халык, администрация һәм иҗатчы теләкләре арасында көрәш барды. Бу, иң беренче чиратта, иҗатчыны “үтерде”.

– Узган сезонда Тинчурин театрында биш режиссер спектакль куеп карады. Бу театр өчен яхшы тәҗрибә булдымы?

– Мин әлегә труппада яхшы якка үзгәрешләр күрмим. Әлбәттә, актерлар башка режиссер белән эшләп карарга тиеш. Ләкин ничек эшли алар? Өч ай буемы, берничә көнме? Үзгәртәме ул аларны, юкмы? Юк икән, мин яңа режиссерларны чакыруның мәгънәсен күрмим.

– Ә режиссерларга актерлар белән эшләр өчен, сәхнәгә чыгарырдай әсәрләр бармы? Әллә күрсәтелеп беттеме инде?

– Бар, әмма алар бик аз. Яхшы сәхнә әсәрләрен драматург режиссер белән берлектә яза. Туфан Миңнуллин белән Марсель Салимҗановны гына алыйк. Алар тандемда эшләгәндә, яхшы сәхнә әсәре туа алуының иң яхшы мисалыдыр. Яхшы тандем тудыру – бик авыр, әмма бу проблеманы хәл итәчәк.

Автор — Лилия Гыймазова;

Чыганак — «Ватаным Татарстан», https://vatantat.ru/2020/11/38941/

Дата: 06.11.2020