90 СЕЗОН

Новости

Нуретдин Нәҗмиев: «Яңа рольләрдән баш тартам инде…» («Сираҗи сүзе», автор — Алсу Сәлахова)

…Чын артистның нинди икәнен белмичә үстек. Авылда ачлы-туклы яшәсәк тә, сәнгать гөрләп бара иде: бәйрәмнәр уздырдык, спектакльләр куйдык. 1957 елда авылыбызда клуб салдылар, артистлар килде. Озын тәнәфестә балалар белән чын артист карарга киттек. Ап-ак баянлы, уртача буйлы абзый утыра. Ул минем якташым Фәтхерахман Әхмәдиев булып чыкты. Бик тере булганмын, янына барып сөйләштем. Шулай итеп 1957 елны беренче тапкыр чын, профессионал артистны күрдем… Җиде сыйныф бетергәч, Казанга — 80нче мәктәпкә күчтем. Аннан Фабрика-заводларның өйрәнчеклеге (ФЗУ) мәктәбендә укый башладым. Профсоюз урамында Укытучылар йорты бар иде, шунда үзешчән сәнгатькә йөрдем. Анда Таһир Якупов белән танышып, дуслашып киттек. Мин артист булам дип, ул җырчы булам дип йөрде…

Автор — Алсу Сәлахова;
Чыганак — «Сираҗи сүзе» газетасы, №11 (131) 1-15 июнь 2021 (26-27 б.)