90 СЕЗОН

Новости

«Мәхәббәт бар бу дөньяда…» («Сәхнә» журналы, автор — Әлфәт Закирҗанов)

Программада әйтелгәнчә, «М. Әгъләм тормышы драматик борылышлар һәм мәзәк хәлләргә бай моңсу комедияне хәтерләтә. Фәлсәфәче, гыйсъянчы, Нәни Гигант, маргинал, Шүрәле, табигать баласы, Әкә атамалары белән яшәгән атаклы шәхес». Ул, 1970-2000 елларда иҗат итеп, татар шигъриятен әйдәп баручыларның берсе буларак танылу ала. Аның милләт гаме белән сугарылган иҗатында чор рухы, система басымы астында яшәгән шәхеснең рухи омтылышлары, хис-кичерешләре чагылыш таба. М.Әгъләм, татар теленең бөтен байлыгыннан файдаланып, үзенчәлекле сүз-сурәт ясауга ирешә. Аның аерым детальләре, символик образлары, метафоралары хис-кичерешнең күптөрлелеген, мәгънә киңлеген чагылдыру аша җанда уелып кала, аң-акылга тәэсир итеп, синең юлдашфикердәшеңә әверелә.

Әлеге спектакль поэтик сүз-сурәт аша укучы-тыңлаучы күңелендә туган образ-сурәтләр турында. Билгеле булганча, халкыбыз тормышында, Х.Туфан сүзләре белән әйткәндә «анабыз — әдәбият, сөйгән ярыбыз — шигърият» үзгә урын алып тора. Аның өмет-хыялы, теләк-омтылышы сүз булып фольклорда, әдәбиятта теркәлеп калган. Ә инде Аллаһ сүзе буларак иңдерелгән Коръән Кәрим китап сүзенә игътибарны тагын да үстергән. Шуңа да «татар китаплы халык» дигән гыйбарә Коръәнне изгеләштерү белән бергә, китап укуга, белем алуга булган омтылышны да күрсәтә. Бәхеткә язучы-шагыйрь сүзенә, әдәби сүзгә игътибар бүген дә зур кала. Ә инде шагыйрь һәм шигърият төшенчәсе аерым урын алып тора. Билгеле хакыйкать, шагыйрь үз шигырьләрендә яши. Спектакльдә тамашачыга тәкъдим ителгән шигырьләр шуны тулысынча раслый. Т. Имаметдинов максатчан рәвештә М. Әгъләмнең җирдәге яшәешкә, ил-халык тормышына, җәмгыятькә, табигатькә, шәхси теләк-омтылышына бәйле уй-фикерләре, хискичерешләре бөтен каршылыгында чагылыш тапкан шигырьләрен сайлап алган. Аларда талантлы шагыйрьнең эзләнү-бәргәләнүләре, ярату-сызланулары, өметхыяллары, үкенү-әрнүләре чагылыш таба. Спектакльдә театрның яшь буын артистлары катнаша: Р. Сәләхова, А. Пискунов, З. Закиров, А. Мөсәлләмова, С. Хәбибуллин, А. Фәтхрахманов, Э. Никитин, А. Гашигуллина. Сәхнә бизәлеше М. Әгъләм шигъриятендәге лирик геройның төрле халәтен ачуга мөмкинлек бирә. Уртадагы метеорит ташын хәтерләткән корылма күптөрле символга ишарә итә: әйләнеп торуы галәмнең чиксезлеген, гомер агышын сиздерсә, катып калган хәлендә кыя-таш булып, кеше тормышындагы каршылыкларны, лирик геройның хискичереш халәте үзгәрешен аңларга булыша.

Спектакль шигъри сүз, җыр-музыка һәм хореография элементларының бергәлегеннән оеша. Режиссёрның әдәби һәм музыкаль зәвыгы сөендерә: шигырьләрдәге хис-кәеф эчтәлегеннән чыгып, классика булып киткән җырлар һәм көйләр сайланган. Хореография лирик геройның күңел халәтен, җан борчуларын ачуга хезмәт итә. Әлеге бөтенлек үзгә бер мохит тудырып, тамашачы белән артистларны бер дулкынга көйли. М. Әгъләм шигъриятенең көче — хис-фикерне сурәтле сүз аша ассоциатив рәвештә күз алдына бастыруда. Спектакль шагыйрьнең «Дөньяга килде безгә» шигырен укыганны видеоязмада карау белән башлана. М. Әгъләмнең үзгә интонациясе, тавыш тембрлары тамашачыны шигъри-музыкаль тамашага алып керә. Спектакльнең икенче өлешендәге видеоязма тыңлаучыга аеруча көчле тәэсир итә. Артистлар укуында тудырылган хис-халәт М.Әгъләм укуы белән көчәйтелә һәм шагыйрьнең шигъриятеннән аерылгысыз булуына инандыра.

Артистларның М. Әгъләм шигъриятенең бай төсмерләрен тирән аңлап укуы, тамашачыны күптөрле, еш кына капма-каршы хисләр дөньясына алып керә… Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы үзенең тәэсирлелеге, хисләр тирәнлеге белән җәлеп итә. Лирик геройның шашкын халәте тыңлаучыга да күчеп, шул хисләр дулкынында яшәтә: «Миңа баккан күзләреңнән/Үбәм синең шашып…» Ә инде шагыйрьнең китәргә кирәк булганга китә алмауны тасвирлаган сурәте таң калдыра, яшәеш матурлыгы, ярату шатлыгы турында кат-кат уйландыра: «Икебез дә бер сулыштан / Тын ала… » һ.б. Икенче бер шигырендә мәхәббәтен югалту лирик геройга сагыш-сызлану алып килсә, ул аннан рухи ныгып чыга: «Һәм сөенәм йөрәк янып узган / Җырда калып янган төннәремә…»

М. Әгъләм шигъриятенең публицистик яңгырашына, фәлсәфи тирәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Аның лирик герое үзе, замандашлары эш-гамәле турында уйлана, үзе яклаган хакыйкать киләчәктә дә ялган матурлыкка каршы тора алырмы дип борчыла («Китә алмыйм»). «Гомер җыры» шигырендә гаделлекне яклап, хакимнәрнең имансызлыгын кире кагып, «каны катып, йөрәк пәрдәсе өшесә» дә, күңелендәге илаһи моңга тугры калуы белән горурлана. Чорның «йөрәккә керә» торган тынчу мохитен җил образы аша чагылдырган мизансценаны тамашачы бер тында кабул итә. Әнә заманның яңа буыны мәйдан яуларга омтылса да, давыллар аша үтәргә мәҗбүр: «Җил дә җил… / Чаганнар түгел / Заманнар аягүрә». Чынбарлык күренешенә метафора булып килгән яшен һәм күкрәү сурәте — шагыйрьнең сәнгати фикерләү матурлыгының бер үрнәге. Яшен булып яшьнәп мәңгелеккә киткән якыннарын лирик герой яңгырның елап өзгәләнүе, толларның күз яшьләре рәвешендә кабул итә. Шуңа да җанын әрнү хисе, сызлану биләп ала («Яшен һәм күкрәү»).

Шагыйрьнең күп шигырьләре кеше һәм заман турында булып, киләчәккә өмет хисе белән сугарылган. Ул бөтен кешелек язмышына изгелек, яхшылык төшенчәләре аша карый («Җавап көткән уйлар»). Хәер, замандашыбыз М. Әгъләмнең спектакльдә яңгыраган шигырьләрен һәркем үзенчә аңлап кабул итә.

Шуның белән бергә, спектакльне камилләштерү турында уйлану сорала кебек. Беренче күренешләр авыр кабул ителеп, хис-кичереш халәтен тоемлау кыенлыгы тудыра. Урыны белән җыр-музыка көчәеп китеп, шигырьләрнең тулысынча ишетелми калуы мәгънәви өзеклеккә китерә. Спектакльдә яңгыраган җырларның күбесе, бәхәссез, уңышлы сайланган, алар җанга ятышлы, шигъри сүзнең кабул ителүен көчәйтүгә хезмәт итә. Әмма рояльгә яисә оркестрга кушылып башкарылган аерым җырлар лирик шигырьләргә туры килеп бетми дигән тойгы кала. Әлеге фикерләр, билгеле, тыңлаучының күңел халәте белән бәйледер.

Гомумән, Тинчурин театры вакытсыз арабыздан киткән талантлы шагыйрь М. Әгъләм шигъри Галәменең бер читен ачып, аның серле иҗат дөньясына юл ача. Яңа сезонда театр тамашачыларын әлеге бәхетле мизгелләр көтә.

Автор — Әлфәт Закирҗанов;

Чыганак — «Сәхнә» журналы, http://sahne.ru/news/zhurnalda-ukygyz/mkhbbt-bar-bu-dnyada

Дата: август, 2021