Новости

Мәхәббәткә сусаган күңел – “Утка очкан күбәләктәй” (уйланулар) («Идел», автор — Рәфидә Галимҗанова)

Электричкада кайтып барабыз. Каршымда утырган бер ханымны күзәтеп кайтам: матур гына киенгән, бер кочак кәгазь тоткан, күзләрен тәрәзәгә төбәгән дә, уйларына чумып кайта. Биш-алты станцияне узгач, ул үзе миңа беренче эндәште: 

—    Укудан кайтасыңмы, сеңлем?
—    Соңгы имтиханны тапшырып кайтып киләм, күңелем тыныч, тизрәк бу шатлыгымны әти-әнием белән бүлешәсем килә, дип сөйләп киттем, сөйләшүгә сусагандай.

Матур апа җавап итеп елмайды гына. Күңеленең ялгызлыгы, тынычлык таба алмаган җаны моңсу карашыннан ук сизелеп тора иде аның. Минем урында башка кеше утырган булса, һичшиксез, аның тәрәзәгә төбәлгән күзләренә карар иде. Минем кызыксынуымны сизгәндәй, ул сорау арты сораулар яудырды:

“Магистратурага керергә уйлыйсыңмы?” “Сөйгән кешең бармы?” “Кияүгә чыксаң, укуны дәвам иттермисең инде син!” – дип ачылып китте. “Кияүгә чыгарга җыенган кеше юк бит әле, апа”, – дидем, янәшәмдә үз кешемне табарга теләвемне белдереп.
—    Сизми дә калырсың… Мин дә укып кеше булырмын, дип тормышка зур планнар корган кыз идем. Унҗиде яшемдә урладылар. “Ходай” сүзе телемнән төшмәде, көн дә дога укыдым. Бик еладым, сеңлем, хәзер әйтүе генә җиңел, – дип үзе кәгазьләрен янындагы бушаган урынга куйды:
—    Мин балаларым хакына түзеп яшим. Әйе, бәхетле көннәрем дә була. Әмма алар минем яшьлегемнең бер генә мизгеленә дә тормый. Алар – минем яшьлек хатам. Ничек әйтәләр әле? “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”, дияләрме әле? Менә шул, сеңлем.

“Бу матур апаның бәхетсезлегенә кем/нәрсә сәбәпче булган?” – диярсез инде. Ул бу сорауга үзе дә төгәл җавап бирә алмый. “Язмыштыр инде”, – дип кул селти, ә үзе яшьлегендә аны өзелеп сөйгән кешесен исеннән чыгармый. Танышы аша шул ир-ат турында белешеп тора. Ә төннәрен өченче (төпчек) улын кочаклап мендәргә күз яше түгә.

Үзем бу апаның сүзләрен тыңлыйм, ә күзалдыма әле бу атнада гына караган спектакль сюжеты килеп баса. “Утка очкан күбәләктәй” спектакле турында сүзем.

“КИТ-МӘ!”

Спектакльнең башыннан ахырына кадәр ялгызлык турында уйландым. 22 яшемнең иң матур мизгелләрен тоеп яшәгәндә бу хакта ике сәгать уйлап утырырмын дип башыма да китерми идем. Сәхнәдә барган вакыйгалар уйландырып кына калмый , елата да… “Назга сусап ялгыз яшәүдән Аллаһ сакласын!” – дип ирексездән кабатлап утырасың. Премьера алдыннан әсәрнең (Нәбирә Гыйматдинова) һәм инсценировка авторы (Тәслимә Хәләф), сәхнәгә куючы режиссер (Зөфәр Харис) һәм төп рольне (Мөнәвәрәне) уйнаучы Гүзәл Гайнуллина катнашында матбугат конференциясе булган иде. Шунда язучы Нәбирә Гыйматдинова болай дип әйткән иде:

—    Мәхәббәтне һәркем төрлечә аңлый, төрлечә йөрәгеннән уздыра да. Аннары нәрсә әйтә алам, спектакльне караганнан соң, журналистларда: “Нишләп ул аны ярата алган икән?”, — дигән сорау туарга мөмкин. Хатын-кыз шундый тиле зат — ул гашыйк була икән, җинаятьчене дә, иң әшәке кешене дә ярата. Аның табигате шундый.

Ышанмадым, һәр сорауга да җавап табарга мөмкин. Мөнәвәрәнең җаны көннән-көн әрнегән, назга сусаганын күргән саен шул сүзләрне исемә төшердем. “Ник? Ни өчен?” – дип үземә риторик сораулар яудырдым. Мөнәвәрә сугышка киткән сөйгәне – Сәфәрне (Салават Хәбибуллин) сагынып яши, аның кайтасына ышана. Әмма ире аны хатын-кыз буларак кабул итми, йорт  эшләрен башкаручы буларак кына күрә. Мөнәвәрә өчен бу тормыш башта гадәти булып тоела: Сәфәрне өзелеп яратуы (ә бәлки куркуы?!) түзем булырга өйрәтә. Ә түземлек дигәнең ике йөрәкнең арасы ерагайган саен үзен сиздерә: күңелгә якын кешенең назы җитми башлый.

Мөнәвәрәнең күңеле үзе яшәгән урман кебек караңгылана: тирә-ягында Сәфәрнең бүресе уласа, ә җанында мәхәббәт көткән җаны елый. Язмыш аңа бу сусауны басар өчен кешене җибәрә. Ул – сугышка бармыйча качып калган Юлчы (Зөлфәт Закиров) була. Мөнәвәрә кебек ул да ялгызлык ачысыннан тилмереп, җылы урын эзләп яши. “Таптым” гына дигәндә, Мөнәвәрә сугыштан тиздән кайтачак ирен яратканын әйтә. Ә иң кызганычы – хатын Юлчыны үзенә якын да китерми, җибәрми дә… “Кит – мә!” – дип өзеп-өзеп кычкырган сүзләрендә хатын-кыз психологиясе күрсәтелә кебек. Ул – барлык хатын-кызлар кебек үк яратылырга лаек (тиеш!) булган ялгыз хатын, ә икенче яктан – ул ир хатыны. Шушы ике упкынның кайсында янарга белмичә бәргәләнүен күрү без – тамашачыларга да кызганыч булды. “Юлчыны ярат! Сине Сәфәр хатын-кыз итеп күрмәде бит!” – дип киңәш бирәсе килде. Ә Мөнәвәрә безне түгел, үзенең йөрәген дә тыңламас иде. Яшьлегендә, авыр әйбер күтәреп, төшкән сабыйларының күз яшеме, “сукыр” килеш Сәфәрне яратуы – тугрылыгымы – ни генә булса да, бу – Мөнәвәрәнең язмышы. Юлчының кочагына керергә әзер торса да, хәтта аны читкә этәрсә дә – бу Мөнәвәрәнең хакы. Үзе әйтмешли, “сөю уты аның канатларын яндырган”. Ә хисләрен такыя итеп үреп калдырган Юлчы да тормыш юлында юкка гына очрамады бит инде!

“Салкын түшәктә туңып яшәгәнче, янып үлүең яхшырак”

Мөнәвәрә ирексездән Юлчы алдында тезләнә. Залда утырган тамашачы аның бу адымын коточкыч дип кабул итсә дә, тормышта “тезләнергә” туры килгән вакытлар була. Ә иң кызганычы – мәхәббәт алдында тезләнү…

Электричкада кайтып барабыз. Мин һәм каршымда утырган бәхетсез апа. Ул миңа күз яшьләренә буылып бәхет тели. “Минем хаталарны кабатлама бер үк”, — ди. Ә мин Мөнәвәрәне уйлыйм. Хатын-кыз шундый тиле зат — ул гашыйк була икән, җинаятьчене дә, иң әшәке кешене дә ярата ала. Аның табигате шундый…

Автор — Рәфидә Галимҗанова;

Чыганак — «Идел» журналы,  http://idel-tat.ru/news/blog-tt/mkhbbtk-susagan-kel-utka-ochkan-kblkty-uylanular

Дата: 25.06.2021