90 СЕЗОН

Новости

«Могҗиза» могҗиза тудыра!

Театрыбызда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы, Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырылган “Могҗиза” театр студиясе уңышлы эшләп килә. 2019 нчы елның язында оешкан әлеге студиядә сәламәтлеге чикләнгән балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр. 11 нче апрельдә театрыбызда студиянең талантлы егетләре һәм кызлары Г.Камалның “Беренче театр” һәм К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрләре буенча “Серле тартма” могҗизалы тамашасын күрсәтте. Яшь артистларыбызның уены искиткеч булды һәм ул берәүне дә битараф калдырмады.
Инсценировка авторы һәм режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, сәхнә теле укытучысы – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, пластика һәм бию укытучысы – Салават Хәбибуллин, сәхнә бизәлеше – Әлфия Вәлиева, Фәнис Шәмсетдинов, музыкаль бизәлеш – Алмаз Ахунов, студиянең кураторы – Зөлфия Бәшәрова.