90 СЕЗОН

Новости

Мин-минлек илне җимерә: Идегәй дастаны татар театры сәхнәсенә кайтты

Күптән көтелгән премьера! 500 еллык тарихы булган «Идегәй» татар халык дастаны, ниһаять, Тинчурин театры сәхнәсенә күтәрелде. Аны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерде.

Спектакль ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Аның тарихи, мәдәни әһәмиятен арттырган тагын бер вакыйга бар: «Идегәй» татар дөньясында игълан ителгән «Дастаннар елы»нда дөнья күрде.  Журналистлар белән очрашуда Туфан Имаметдинов «Идегәй»не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлатты.

– «Идегәй» дастаны тамашачыларда әдәби телебезгә, рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә ихтирамны арттырыр дигән өметем зур. Ул Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак, – дигән иде режиссер.

Сүз уңаеннан, әлеге борылыш бик күп детальләрдә сизелде. Әйтик, спектакль тәмамлангач, актерлар кире сәхнәгә чыкканда экранда «Баш июләр булмаячак» дигән язу чыкты. Театр администрациясе тараткан чәчәкләрне дә яшь буын актерлар тамашачыга ташлады. Ясалмалык булмаячак дигән сүз иде булса кирәк.

«Идегәй» – татар халкының иң танылган тарихи эпосларының берсе. Ул Алтын Урда таркалу чорында булган тарихи вакыйгаларга нигезләнгән. Әсәрнең сюжеты, нигездә, шәхси мөнәсәбәтләр турында сөйли кебек. Сурәтләнгән вакыйгаларда Алтын Урда һәм төрки халыкларның язмышында хәлиткеч роль уйнаган тарихи шәхесләр катнаша.

Төп герой – Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарды. Шаһтимер ролендә – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов. Туктамыш хан һәм Йәникә рольләрендә Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов һәм Гүзәл Гайнуллина иде.

Батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлау. «Идегәй»нең төп мотивлары әнә шул. Спектакльдәге геройлар арасында каршылык тиз арада төп конфликтка әверелә. Тик аның асылында нәрсә ята соң?

Идегәй – халык таныган каһарман, гаделлеге, зирәклеге белән хөрмәт казанган хөкемдар. Спектакльдә аның эш-гамәлләрен, әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтен, хыял-омтылышларын, каршылыклы характерын ачуга киң урын бирелә. Әйтергә кирәк, килеш-килбәте белән Илнур Гарифуллин әлеге роль өчен уңышлы сайланган.

Шунысы да бар: Идегәй – Илнур Гарифуллинның татар сәхнәсендә татар телендә уйнаган беренче роле.

– «Идегәй»гә алынган беренче вакытларда бик авыр булды. Миңа Зөфәр абый Харисов, артистлар, режиссер бик булышты. 20 ел татар телендә сөйләшмәдем. Хәзер мин өйрәнәм, үз тамырларыма, телемә кире кайтам, – ди Илнур. – Безнең спектакльдәге Идегәй – күбрәк әдәби персонаж. Монда ул герой, илдә тәртип урнаштырган кеше итеп күрсәтелгән, тарихта Идегәй – революционер, начар кеше. Тик шулай да ул – көчле, ышандыра торган һәм тансык персонаж. Идегәй туган мизгелдә күп кан түгелә. Аңа сугышчы юлыннан башкасы язмаган да кебек. Гомере буе алданганын белгәч, ул кача, халыкка кирәк чагында иленә кире кайта. Тик дастанда халык өчен якты киләчәк юк. Алтын Урда таркала. Идегәй һәм башкалар өчен дә үлем һәм җир генә кала. Туктамыш һәм Шаһ Тимер Төкле аяк (кош) – Туктамыш дәүләте символы өчен сугыша башлый. Вак-төяк әйбер сыман, тик шуның аркасында күпме кан коела. Кеше үз гомерен ниндидер максат өчен бирергә мәҗбүр була. Бөтен дөньяда сугышлар барганда, кан коелганда мондый әсәрләр гел актуаль булачак.

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев үзенең жанрына күрә дастан яхшы күрсәтелгән һәм ачылган дигән фикердә:

– Әлбәттә, бу әсәр татар халкы өчен бик мөһим. «Идегәй» – илебезнең җимерелүендә төп рольне уйнаган шәхес. Ул катлаулы да, әмма халык шундый шәхесләр аша тарихка бәя бирә, анализлый, карый. Идегәй – бәхетсез герой. Алтын Урданы күтәрергә тырыша, тик үзе күтәргән бөтен ханнар, хәтта уллары да аңа каршы чыга. Дастанда «Идел туңса, кем кичмәс, Идегәй үлсә, кем алмас?» дигән сүзләр бар. Илне җимереп, бәхет тапмаган Идегәй. Аның үлүен көткәннәр. Нәселе белән сугыша-сугыша, Алтын Урда да җимерелә, – ди Илнур Миргалиев. – Миңа калса, спектакльдә Аксак Тимер ачылып бетмәгән. Шәһәрләрне Туктамыш хан җимергән, Идегәй яклаган кебек килеп чыккан. Тарихи чыганаклар буенча, шәһәрләрне Аксак Тимер җимергән, Идегәй аңа юл күрсәтеп килгән хәтта. Тимернең Алтын Урдада халыкны кыруын, шәһәрләрне җимерүен күргәннән соң, аңардан качып китә. Монда, бәлки, күбрәк Шаһ Тимер, Аксак Тимер образларын тагын да ачарга кирәк иде. Гомумән алганда, спектакль яхшы килеп чыккан. Куелышы, артистларның уйнавы ошады. Татар халкы, аны карап, дастаннар белән кызыксынып, алар аша чын тарихыбызны өйрәнер дигән өметтә калам.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров та спектакльдә татарның фаҗигале тарихы ачылган дип саный.

– Татар халкының дастаннары бик күп һәм аларны төрле формада күрсәтергә була. Монда «Идегәй» ничек бар, ничек язылган, шулай куелган. Минемчә, чын дастан белән шулай курыкмыйча эшләргә кирәк. Чын әсәрнең үзен күрсәтү – ул бик зур әйбер. Автор тарафыннан эшләнгән түгел, ә режиссер кушып, әсәрнең чын мәгънәсен табарга тырышу. Юлларын табу – анысы икенче әйбер. Бәлки, шау-шусыз да ышандырырга мөмкиндер. Заманында без Юныс Сафиуллин инсценировкасы буенча куйдык. Аерма бик зур, әлбәттә. Ничек булса да, биредә Идегәйнең язмышы фаҗигале итеп күрсәтелгән һәм ул шулай булырга тиеш тә. Аксак Тимер гаскәрләре Идегәй аркасында бөтен җирне җимереп, кырып баралар. Идегәй үзенең бөеклеген күрсәтергә теләп, үз дәүләтен җимерә. Бу – безнең фаҗигале язмыш.

Автор: Ләйсән Сафина

Чыганак: «Ватаным Татарстан» газетасы