90 СЕЗОН

Новости

К.Тинчуринда яңа премьера: «Шах…Мат» («Мәгариф», автор — Таңсылу Габидуллина)

«Бу спектакль 2019 елның сентябрендә үк куелырга тиеш иде. Төрле сәбәпләр аркасында сузылды. Спектакль бик үзенчәлекле, детектив жанрында язылган. Монда  гади прокурорның тормыш юлы, кичерешләре тасвирлана . Гыйбрәтле спектакль дип әйтер идем. Әлеге спектакльне яшьләр дә, өлкән яшьтәге тамашачы да карый ала. Бу спектакльгә зур өметләр баглыйбыз. Россия, чит ил тамашачысына да күрсәтергә планлаштырабыз. Фестивальләрдә катнашу максаты тора.», –диде К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов матбугат конференциясендә.

Моноспектакльнең төп һәм бердәнбер героен уйнаучы Рөстәм Гайзуллин үзе ни уйлый икән бу үзенчәлекле роле һәм, гомумән, спектакль турында?

«Бу спектакльдә уйнавым минем өчен бәхет тә, имтихан да. Моноспектакльдә уйнарга күптәннән хыяллана идем. Хыял бер, әмма уйнау, асылына төшенеп башкару зур җаваплылык таләп итә.Кыенлыклары да юк түгел. Иң зур кыенлык – текст. Без күнеккән партнёр белән эшләргә, сүзне онытсак бер-беребезгә ярдәм итә алабыз, ә монда андый мөмкинлек юк. Мондый алымдагы театрны халык ничек кабул итәр вакыт күрсәтер», дип фикерләре белән бүлеште актёр Рөстәм Гайзуллин.

13, 14, 26 нчы апрельдә, 18:30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелачак «Шах …Мат» моноспектакленең премьерасына рәхим итегез!

Автор — Таңсылу Габидуллина;

Чыганак — «Гаилә һәм мәктәп» («Мәгариф»), https://magarif-uku.ru/tt/k-tinchurinda-yana-premera-shakh-mat/

Дата: 08.04.2021