90 СЕЗОН

Новости

Кәрим Тинчурин театры «Пушкин картасы» проектына кушылды!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Агымдагы елның 1 нче сентябреннән яшьләр арасында Россия күләм мәдәни чараларны популярлаштыру максатыннан тормышка ашырылган «Пушкин картасы» Бөтенроссия мәдәни программасы старт алды. 3000 сумлык бу уникаль картаны «Госуслуги. Мәдәният» мобиль кушымтасы яки «Почта банк» аша 14-22 яшьтәге Россия кешеләре үзләрендә булдыра ала.
Дуслар! Яшьләрдә мәдәният белән кызыксыну, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт уятуда актив ярдәм итәчәк әлеге проектка Кәрим Тинчурин театры да кушылды! Сезне 15 нче сентябрьдә ачылачак 88 нче сезоныбызның барлык спектакльләрендә көтеп калабыз!