90 СЕЗОН

Новости

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “Әлфия”

Хөрмәтле тамашачылар! 15 нче сентябрь, 16.00 сәгатьтә, “Әкият” татар дәүләт курчак театры үз бинасында, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, “Әлфия” драмасын тәкъдим итә. Авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев. Яшь чикләве – 12+
«Әлфия» спектакле – бөек татар җырчысы Әлфия Авзаловага чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт чагылышы. Әлеге әсәр җырчының тормыш юлы һәм иҗатына нигезләнеп эшләнсә дә, биографик төгәллеккә дәгъва кылмый, ә, киресенчә бөек шәхес исеме тирәсендәге хыялга әверелә.
Әлфия Авзалова кара төндә очкан күбәләк кебек, гомере буена, үзенә ни дәрәҗәдә авыр булуга карамастан, тамашачысына яктылык, нур бүләк иткән. «Әлфия» – үз үрнәге белән башкаларның күңелендә яшәргә өмет тудыручы, көчле шәхескә мәдхия.