90 СЕЗОН

Новости

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: «Микулай»!

Хөрмәтле тамашачылар! 19 нчы сентябрь, 16.00 сәгатьтә, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үз бинасында, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Мансур Гыйләҗевның “Микулай” спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Ренат Әюпов. Яшь чикләве – 12+
Спектакльдә Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән башлап, икенче көннең таңына кадәр бер көне сүрәтләнә. Аның гомере – тормыш-көнкүрешен, мәхәббәтен, дөньяга мөнәсәбәтен ачкан, алай гына да түгел — бөтен бер авылның язмышын эченә алган көне…