90 СЕЗОН

Новости

КӘРИМ ТИНЧУРИНГА БАГЫШЛАНГАН РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ – ИСЕМЛЕК («ТАТАР-ИНФОРМ», АВТОР — ЛӘЙЛӘ ХӘКИМОВА)

Драматург Кәрим Тинчурин тууына 131 ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Ул кабызган утлар балкышы» бәйгесенә йомгак ясалды.

  • Бәйгенең максаты — Кәрим Тинчурин тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балаларны милли театр сәнгатенә, әдәбиятка һәм җыр сәнгатенә тарту.

Чарада республика мәктәпләрендә белем алучы 5-11 сыйныф укучылары катнашты, алар пьесалардан өзекләр уйнап күрсәтте, монолог, җыр һәм рәсем номинацияләрендә көч сынашты. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел бәйгегә 300 сәнгать эше кабул ителгән. Бәйгенең сайлап алу этабы Буа, Чаллы һәм К.Тинчурин исемендәге театрда узган.Чараны театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов ачып җибәрде. «Әлеге бәйге ике елга бер тапкыр уздырыла, анда катнашырга теләүче укучыларның саны елдан-ел арта. Балаларның һәрберсе талантлы, бу конкурска бик җитди әзерләнәләр. Кемне булса да аерып әйтергә мөмкин түгел, сез барыгыз да җиңүче”, — диде ул.

Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге:

“Макет» номинациясендә I урынны Казан шәһәренең 96нчы гимназия укучысы Кристина Афремова һәм Анастасия Герасимова алды. Гран-при белән Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбе укучысы Алсинә Кәлимуллина бүләкләнде.

«Рәсем-эскиз» номинациясендә I урын Сарман районы 2нче Җәлил урта мәктәбе укучысы Рамина Гайнановага тапшырылды. Гран-при белән Кама Тамагы районының М.Черков исемендәге кадетлар мәктәбе укучысы Екатерина Михайлова бүләкләнде.

«Спектакльдән җыр» номинациясендә I урынга Казан шәһәре 16нчы гимназиясе укучысы Айсылу Гарипова лаек булды. Гран-при иясе Биектау районы 1нче урта мәктәбе укучысы Әдилә Зиннәтуллина булды.

“Спектакльдән өзек” номинациясендә Арча районы Яңа Кенәр балалар иҗат йорты, Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее, Апас районы урта мәктәбе, Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясе, Тәтеш районының Тәтеш урта мәктәбе укучылары бүләкләнде. Гран-при Казанның 16нчы гимназиясенә тапшырылды.

“Спектакльдән монолог” номинациясендә I урынга Әтнә районы Бәрәскә урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Айзат Хәбибуллин лаек булды. Гран-прины Кайбыч муниципаль районы Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы Ранис Әскәров һәм Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан 1нче урта мәктәбе укучысы Илүзә Айзатулова алды.

Казан, 30 ноябрь 2018 ел, «Татар-информ», автор —  Ләйлә Хәкимова

Фото: Рамил Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/30/176197/