90 СЕЗОН

Новости

Кәрим Гали улы Тинчуринга бюст ачылды!

Дуслар! Исегезгә төшерәбез: 27 нче март – Халыкара театр көнендә, Кәрим Тинчурин паркында үлемсез иҗаты аша халыкка хезмәт иткән бөек шәхес Кәрим Гали улы Тинчуринга бюст ачылды. Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре һәм күренекле әдипнең иҗатын сөюче күпсанлы тамашачылар әлеге истәлекле вакыйганың шаһитләре булды. Игътибарыгызга әлеге дулкынландыргыч тантанадан видеомизгелләр тәкъдим итәбез.